Accessibility links

Русиядә хаҗ оештыру берләшмәсе төзү тәкъдим ителә


Русия хөкүмәтендәге дини оешмалар эшләре комиссиясе Русиянең хаҗ оештыручылар берләшмәсен оештыруны һәм Согуд Гарәбстанында аның даими вәкилеген ачуны тәкъдим итә.

Комиссия әгъзасы Әхмәт Билалов әйтүенчә, берләшмә мөселман динин идарәләре, туроператорлар эшен һәм аларның хаҗ оештыруда дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлеген координацияләү һәм Согуд Гарәбстаныннан хаҗ өчен бирелгән урыннарны бүлү өчен кирәк.

Берләшмәнең югары оешмасы төбәкләрнең дини идарәләре вәкилләреннән торган Хаҗ шурасы булачак.
XS
SM
MD
LG