Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Обаманы сүзен эш белән ныгытырга чакыра


Иран президенты ярдамчесе Гали Әкбар Җаванфекр АКШ президенты Барак Обама ике ил арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең яңа башлангычына чакыруын эш белән ныгытырга тиеш диде.

Обама Нәүрүз бәйрәме уңаеннан видеокотлавында АКШ Тәһран белән үзара хөрмәткә нигезләнгән һәм ачык дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырырга тели дип белдерде.

Җаванфекр Обаманың бу котлавын хуплады, шул ук вакыта АКШ Иранга карата сәясәтен нигездән үзгәртергә тиеш диде.
Иран белән АКШ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 3 дистә ел чамасы элек өзелгән иде.
XS
SM
MD
LG