Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңүче фирка губернаторны тәкъдим итәргә мөмкин


Русия Дәүләт Думасы төбәк сайлауларында җиңгән фиркаләргә губернаторлыкка намзәтләр тәкъдим итү хокукы бирүче канун өлгесен өченче һәм соңгы укуда хуплады.

Бу канун нигезендә, сайлауда җиңгән партия хакимияттәге губернаторның мөддәте бетүгә иң кимендә 90 көн калганда президентка кимендә 3 намзәтен тәкъдим итәргә тиеш.

Президент бер ай эчендә шуларның берсен сайларга тиеш.

Дәүләт Думасы шулай ук җирле үзидарә канунына да җирле шураларга шәһәр башлыкларын хакимияттән төшерү хокукы бирүче үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карый.
XS
SM
MD
LG