Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Кашаповка карата бер мәхкәмә бетми, икенчесе башлана


Кашапов яклаучысы Илдар Хәсәнов һәм “Безнең гәҗит” хәбәрчесе Фирдәвес Хуҗин белән

Кашапов яклаучысы Илдар Хәсәнов һәм “Безнең гәҗит” хәбәрчесе Фирдәвес Хуҗин белән

Рәфис Кашаповны якларга дип Башкортостанның Нефтекама шәһәреннән килгән Илдар Хәсәновны мәхкәмә утырышыннан куып чыгардылар.

Рафис Кашаповны моңа кадәр Йошкар-Ола шәһәреннән Светлана Сидоркина, Ижаудан Рөстәм Вәлиуллин яклап килде. Гаепләнүче буларак, Кашаповның яклаучылары мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә хокукы бар. Шул хокукыннан файдаланып, ул Башкортостанның Нефтекама шәһәреннән Илдар Хәсәновны да яклаучы сыйфатында мәхкәмәгә тәкъдим итә. Хәсәнов һөнәри яклаучы буларак түгел, мәхкәмәдә бары тик Кашаповны яклап чыгыш кына ясарга җыена. Прокуратура вәкиле, Кашаповның яклаучылары болай да җитәрлек дип, Хәсәнов чыгышын кире кага, аңа мәхкәмәнең гади тыңлаучысы гына булырга туры килә.

Мәхкәмәгә берничә минут соңга калып кергән яклаучы Хәсәнов урындыкка утырып үзе белән алып килгән рәсми кәгазьләрне сумкасыннан чыгарып өстәлгә сала башлагач, казый аның залдан чыгып китүен таләп итте. Илдар Хәсәнов, протест белдерүен әйтеп, чыгып китте.

Шушы күренеш уңаеннан Хәсәнов “Азатлык”ка: “Мин хөкем чыгаручы Әдһәмов Русиянең җинаять – процессуаль кодексын бозды, дип саныйм. Казый Илдар Әдһәмов Равис Кашаповның яклаучылары болай да җитәрлек, дип белерде. Бу – нык уйланылган сәбәп. Яклаучының күпме булуын казый түгел, гаепләнүче хәл итә. Мин Кашаповны яклап чыгыш ясамакчы идем. Чөнки ул тараткан мөрәҗәгатьләрдә дөреслек әйтелә. Дөреслек өчен безнең илдә гаепләргә һәм утыртырга тиеш түгелләр.

Мисал өчен, “Петр I”нең яшерен васыятен алыйк” мәкаләсе. Мин бу язма белән 2002 елда үзәк газеталарның берсеннән укып белдем. Шушы мәхкәмә буласын әйтсәләр, ул газетаны саклаган булыр идем. Бу “вәсыять”тәге 14 маддәнең барысы да Русиядәге чынбарлыкка туры килә. Яңа территорияләр басып алынды, аз санлы, урыс булмаган халыклар зур зыян күрде. Кашапов мөрәҗәгатендә милләтара низаг туздырырлык әйбер юк”, диде ул.

6 мартта булган мәхкәмә утырышы гаепләүче прокуратура ягы гаебе белән тукталып калган иде. Прокуратура мәхкәмәне тәрҗемәче белән тәэмин итә алмады. 10 февраль көнне тәрҗемәче буларак чакырылган укытучы ханым мәхкәмәләрдә бүтән күренмәде. 19 март мәхкәмәсенә чакырылган тагын бер укытучы ханым тәрҗемәне ерып чыга алмады. Аның урынына казый Әдһәмов шаһитларның татарча җавапларын шактый төгәл итеп урысчага тәрҗемә итеп барды.

Бу урында Чаллы прокуратурасында белемле, һөнәри тәрҗемәче булмавына гаҗәпләнәсе генә кала. Шушы мәхкәмәдә тагын ниләр булганы “Азатлык” хәбәрчесенә мәгълүм түгел, чөнки казый Әдһәмов хәбәрчене, реплика әйтүдә гаепләп, залдан чыгып китүне сорады. Соңрак, бу күренешне “Азатлык”ның мәхкәмәне яктыртып баруы белән бәйләүчеләр булды.

Рәфис Кашаповка кагылышлы тагын бер яңалык. Ул моннан берничә ел элек төрмәгә утыртылды, психбольницага ябылды. Шуннан чыккач, гаеплеләрне мәхкәмәгә бирде, рухи һәм матди зыян өчен 3 млн. сум таләп итте. Ул чактагы, аннан соңгы вакыйгалар турында Кашаповның җәмәгать яклаучы Габдрахман Җәләлетдинов “Азатлык”ка:

“2003-2004 еллардагы төрмәләр өчен, рухи һәм матди зыян өчен мәхкәмә Кашаповка 282 мең сум түләү турында карар чыгарды. 200 меңе – рухи, 82 мең сумы матди зыян өчен. Рафис бу акчаларны алды. Хәзер Русиянең Чаллыдагы казначылыгы 82 мең сумны кайтарып алу өчен мәхкәмә башлады. Эш акчада түгел. Монда максат - Чаллы ТИҮ-енә һәм Кашаповка тынычлык бирмәү, матди яктан зарар салу, дип уйлыйм”, диде.

Яңа мәхкәмә эше турында хәбәрдәр булган язучы Айдар Хәлим, кризис заманында Русия казнасына акча кирәк”, ди уены-чыны белән бергә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG