Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиновниклар кимерме?


Чиновниклар утырган бүлмә ишекләрен шакучылар сүзләренчә, кыскартулар булды дип хәбәр ителсә дә, бүгенге хәлләр аның киресен сөйли.

Чиновниклар шулкадәр күп, һәм күп кенә түгел, алар коточкыч күп, җитмәсә тәҗрибәсез һәм белемсезләр, ди эшмәкәр Равилә Шәйдуллина.

“Ике атна элек җир һәм милек оешмасына бер хат итеп бирдем. Ул федераль оешма. Минем кунакханәм урнашкан җирнең беркемгә дә бүлеп мирелмәве турында белешмә кирәк иде. Хат иткәндә алар, бүтән бернинди документ кирәк түгел, ике атнадан белешмәне килеп алырсыз, дип белдерделәр. Анда кабинетлар кертмиләр, хатларны да чыгып кына алалар. Алар күрәсең зур кешеләр, безнең ише белән вакланып тормыйлар. Ике атнадан соң, “сезгә шушы белешмәне бирер өчен тагын 5 документ кирәк” дип язылган хат килеп төшмәсенме! Менә мондый оешма бездә федеральный һәм Татарстанныкы да бар. Алар берсе өстендә икенчесе утыра. Түрәләр коточкыч бездә. Шуның аркасында минем бик зур эшем янды”, ди Шәйдуллина.

Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров сүзләренчә, бу көннәрдә генә башкаладагы чиновникларны кыскарту көтелми. Әмма яңа ел алдыннан идарәдәгеләрне әзерәк селкетеп алганнар, күрәсең.

“Узган елның октябрь аенда 250 кеше кыскартылды. Ул кыскартуга 2009 елның 1 гыйнварына кадәр 2 ай вакыт бирелгән иде. Элек 1700-1800 кеше булса, хәзер мең ярымы эшли. Аның эченә шәһәрдәге район хакимиятләр, идарәләр һәм төрле комитетлар да керә”, ди Ләззәт Хәйдәров.

Хәйдәров әйтүенчә, кайбер идарәләр бетерелү нәтиҗәсендә анда эшләүчеләр дә кыскартылган.

Узган ел ахырында матбугатта Татарстан хөкүмәтендә 10 процентка кыскарту була дип хәбәр ителгән иде. Әмма бүгенге көндә чынлыктагы хәл турында турында мәгълүмат табып булмады.

Карга карганың күзен чукымый дигәндәй, белгечләр Русиядә нинди генә чиновник кыскартылмасын аның өчен яңа эш урыны да табыла, эш урыны булмаса яңа идарә оештырыла, дип белдерә.

“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та, түрәләрнең “буа-буарлык” булуы, бер яктан, дөрес мәгълүмат алуда киртә булса, икенче яктан исә, газета эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый, ди.

“Федераль, төбәк һәм республиканыкы дигән әйберләр уйлап чыгарылды. Хәзер шулар акрынлап кына үзләренә эш таба башлады. Әллә нинди баш әйләндергеч исемдәге хезмәтләрдән эш кәгазьләре килеп төшә. Күбесендә бер кирәксезгә, журналистларны якын җибәрмәс өчен матбугат хезмәтләре утыра”, ди Сәфәров. Әле күптән түгел генә ул нәрсәнедер “үтилләштерә торган” ягъни чүпеккә җибәрү өчен дә бер кочак кәгазьләр таләп итүче түрәләр барлыгына шаккаткан.

“Элекке заманнардан ук килгән язу машинкаларын каядыр, әллә нинди бер оешмага бирү өчен, ачуым килмәгәе, аларга тагын берничә компьютер алырлык акча түләргә кирәк икән”, ди Сәфәров. Аның әйтүенчә, иң курыккан әйбере чиновникларны кыскарту дигән сүз чыгу. Чөнки һәр кыскарту аппарат арту белән төгәлләнә, аларга яңа эш урыннары уйлап табыла, ди ул.

Росстат белдерүенчә, Путин идарәсе вакытында Русиядәге чиновникларның саны ике тапкыр дип әйтерлек арткан. Белгечләр бу хәл икътисад кризисына китергән төп сәбәпләрнең берсе дип тә саный.

Төбәкләрдәге хакимиятләр чиновниклар армиясен күбәйтүдә арттырып та җибәрә икән. Соңгы 10 елда 2,25 процентка арткан.

Бүгенге көнгә Татарстанда күпме чиновник булуын беркем дә төгәл генә әйтә алмас. Санар Татарстан СТАТ идарәсендә дә юк. Ә менә алар биргән мәгълүматларга күз салсак, 2007 елга республикада барлыгы 34 меңнән артык чиновник булган. Бу саннарга әле милиция, иминлек хезмәткәрләре кермәгән. Биш ел элек исә, дәүләттә хезмәттәгеләр исаны 3 мең ярымга кимрәк тә булган.

Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге вәкиле, галим Алексей Коннов фикеренчә, республикада чиновникларның күп булуы турыдан-туры ришвәтчелек белән бәйләнгән.
XS
SM
MD
LG