Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:08

Уфада федерализм мәсьәләләрен тикшерәләр


20 март көнне Уфада “Русия федерализмы тарихында һәм сәяси мохитында милли-дәүләт төбәкләре” дигән темага бөтенрусия фәнни-гамәли конференция башланып китте.

Уфаның мәһабәт Конгресс-холл бинасында ачылган шушы зур җыен Башкортстан Совет автономиясе төзелүгә 90 ел тулуга багышлана, дип белдерелде. Фәнни-гамәли конференциядә Башкортстан рәсми затлары һәм галимнәреннән тыш, Русиянең дә төрле төбәкләреннән танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре килде.

Җыенның пленар һәм секцияләр утырышларында хәзерге заман федерализмын үстерүнең тарихы һәм хокукый нигезләре турында фикер алышулар да, үзәк белән төбәкләр арасында бюджетара мәсьәләләрне дә, шулай ук Мәскәү белән төбәкләр арасында үзара социаль җаваплылыкны бүлү проблемаларын тикшерүләр дә була, дип әйтелде.

Конференция кысаларында берничә “түгәрәк өстәл” сөйләшүе дә үтә. Аларда да федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы бәйләнешләрне камилләштерү, федерализмны үстерү мәсьәләләре каралачак.

Соңгы атналарда Башкортстанның барлык рәсми газетларында, радио-телевидениеда Башкортстан Совет автономиясе төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан бихисап язмалар бастырыла, тапшырулар әзерләнә. Аларның һәммәсендә дә 90 ел элек булган вакыйга Башкортстанның үз дәүләтчелеген төзүгә беренче зур адым дип ассызыклана. Башкорт галиме Марат Колшәрипов исә 1919 елда Башкортстан автономиясен төзү күпкә алдарак – 18-нче гасырда ук башланды дип белдерә.

“Башкортларның 18-нче гасырда тарихи биләмәләрен кабат кайтару өчен көрәше 20-нче гасырда мөстәкыйль республика төзүгә китерә”, дип яза Марат Колшәрипов. Ләкин монда бер сорау туа – кайда булган соң алайса бүген мөстәкыйль Башкортстан? Аның белән федераль үзәк хәтта вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәне дә яңартмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG