Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе халыклары филологиясе Мәскәүдә


Әлфинә Сибгатуллина, Игорь Добродомов, Алия Баранникова
Әлфинә Сибгатуллина, Игорь Добродомов, Алия Баранникова

Мәскәү педогогия университетында «Идел буе халыклары филологиясе мәсьәләләре» дигән темага фәнни-гамәли конференция узды.

Мәскәүнең дәүләт педогогия университетында өченче тапкыр инде «Идел буе халыкларының филология мәсьәләләре» дигән темага фәнни- гамәли конференция уздырыла. Бу конференция эшендә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Чувашстан, Мари иле, Удмуртия галимнәре катнашып, филология мәсьәләренә багышланган фәнни эшләре белән таныштыралар.

Конференция нәтиҗәсе булып ул эшләрнең җыентыгы басылып та чыга. Мәскәүнең дәүләт университеты, ягъни МГУдан соң икенче урында торган Мәскәү педогогия университетына 130 ел элек нигез салынган булган. Бүгенге көндә бу университетның филология факультетында рус-татар бүлеге эшләп килә. Ул бүлек моннан сигез ел элек барлыкка килгән иде. Конференциянең пленар утырышында Алия ханым Баранникова үзенең чыгышын шушы бүлекнең оешып китү вакыйгаларына багышлады.

Алия ханым бу университетта ярты гасырдан артык эшли. Һәм бу уку йортының тарихы белән яхшы таныш. Ул үзенең чыгышында академик Николай Дмитриев университетта шәрык бүлеген Русия өчен иң авыр вакытларда 1943 елда ачкан, ул заманда Мәскәү педогогия институтында уйгур, фарсы, гәрәп, төрек, үзбәк, татар телләре укытылган булган. Ләкин еллар узу белән бу бүлек бетерелгән.

Тугыз ел элек, Дмитриевның биографиясен өйрәнгән вакыта бу мәгълүматка юлыгып, нигә соң әле безнең университетта бер милли телгә багышланган бүлек тә юк дип, Алия Баранникова бер елга якын татар теле бүлеген ачу мәшәкатьләре белән янып йөри. Һәм бер елдан Татарстанның мәгариф министрлыгы ярдәме белән рус- татар бүлеген ачуга ирешә. Беренче елда бу бүлеккә 15 студент кабул ителә. Аннан соңгы елларда бюджеттан бары 10 укучы өчен генә акча бирелә башлый.

Шунысы да гәҗәп, һәр ел рус-татар бүлеге яшәсен өчен Алия ханымга беренче тапкыр бүлек ачканда керткән кадәр көч кертергә туры килә. Чөнки елдан ел бюджет акчасын бүлүчеләр татар бүлеге турында нигәдер оныталар. Без ул акчаларны алырга ирешкәнче яңа уку елы җитә, безнең бүлеккә керергә теләгән укучылар, инде аның эшләп китүенә шикләнеп, башка югары уку йортларына юл тотарга мәҗбүр булалар, диде Алия Баранникова. Ә инде яңа 309 канун, ягъни мәгариф стандартларыннан милли компонетны алып кашлау - бу хәл дә рус-татар бүлгененә үзгәрешләр кертергә мөмкин.


Быелгы конференциянең башка елларга караганда үзенчәлекле өлеше, быел биредә Төркиядән дә галимнәр катнашты. Алар барысы да Идел буе халыкларының филологиясе турында фәннәр хезмәтләр язган галимнәр. Мәсәлән, Төркиянең Гиресун шәһәре «Кара диңгез» университеты доценты Алтынкайнак Эрдоган конференциядә «Керәшен һәм Казан татарлары фольклорында һәм төрек халык җырларында килен елату йоласы» дигән темага чыгыш ясады. Һәм үз институты каршында төрек, рус, инглиз телләрендә нәшер ителә торган «Кара диңгез» дигән журналны да һәр төбәк вәкиленә берәр данә таратты.

Истанбул университетыннан Хәлил Ачыккүзнең темасы «Идел-урал төбәгендә «Алып» версиясе һәм дастаннар» иде. Ә инде Сивас шәһәренең «Җөмхүрият» университеты галиме үзенең фәнни хезмәтен чуваш теленең тартык авазлары белән төрек теленең тартык авазларын чагыштыруга һәм аларның бердәм тарихи тамырларларына багышлаган.

Конференциядә шулай ук Казаннан һуманитар университет доценты Әлфия Галимуллина, Татарстанның мәгариф министрлыгыннан Әлфия Әхәтова да чыгыш ясады. Әлфия Әхәтова милли телләр һәм әдәбиятны өйрәнүдә ярдәм өчен интерактив дәреслекләр басылуын әйтте. “Бары тик сорагыз гына, без барлык дәреслекләрне дә сезгә бушлай юллый алачакбыз”, диде ул.
Конференция секцияләргә бүленеп үзенең эшен дәвам ите.

Бу конференция хакында һәм башка, безне кызыксындырган сораулар белән шушы конференцияне оештыручы галим, фәннәр докторы Мәскәү педогогия университеты профессоры Әлфинә Сибгатуллинага мөрәҗәгат иттек. Быелгы конференция башка елларга караганда нәрсә белән аерылып тора дигән сорауга Әлфинә ханым: «Безнең кадерле кунакларыбыз, Төркия галимнәренең килүе белән аерылып тора. Без аларның фәнни хезмәтләре белән таныш. Безнең хезмәтләр дә аларның җурналларында басылып килә», диде.

Мәгарифкә карата булган яңа канун, 309 канун нигезендә укыту стандартларыннан милли компонент алып ташланачак. Татар бүлегенә моның мөнәсәбәте ничек булачак дигән сорауга Әлфинә Сибгатуллина болай дип җавап бирде: «Бу безнең өчен генә түгел, барлык милли республикалар өчен дә зур фаҗига дип саныйм. Болай да программа буенча татар теленә аз вакыт бирелә иде. Хәзер инде ул да булмаса, рус-татар бүлеге ябыла дигән сүз. Безнең барлык өмет Татарстанда. Алар аны болай гына калдырырга юл куймаслар дип уйлыйбыз», диде Әлфинә ханым.

Ә инде сезнең бүлекне тәмамлаганнан соң татар телен кулланып эшләүче укытучылар бармы соң дигән сорауга Әлфинә ханым: «Әлбәттә бар! Безнең бүлекне тәмамлап чыккан яшь укытучылар Мәскәүнең этно-мәдәни компонетлы мәктәпләрендә укыталар. Җурналистикага китүчеләр дә бар. Алар ике телдә язалар. Шулай ук институтны тәмамлаганнан соң берничә студентыбыз татар филологиясе буенча аспирантурага да керде», диде.
XS
SM
MD
LG