Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанны дөньяда кем һәм ничек танытачак?


Икътисад министрлыгы Татарстанны дөньяда таныту кампаниясен башларга уйлый. Бу эшнең Мәскәү ширкәтенә тапшырылуы шактый бәхәсләр китереп чыгарды.

Татарстан хакимиятләре даими рәвештә читтән белгечләр чакыра. Казан өчен туризм үсеше концепциясе белән Британ ширкәте шөгыльләнде, Дөнья банкы белгечләре башкалада социаль үсеш нәтиҗәләрен өйрәнде, Казан хакимиятләре Барселона архитекторын Хосе Асебиллоны чакырды, Холланд архитекторы Эгерат Милли китапханә проектын эзерләде.

Формаль яктан, һәр очракта ширкәтләр арасында бәйге үткәрелде. Әмма аларда хакимиятләр теләгән намзәт җиңеп килде.

Бу юлы Татарстанны таныту кампаниясен үткәрү өчен игълан ителгән бәйгедә Мәскәүнең “Бауман инновейшн” ширкәте откан дип язалар.

Шушы көннәрдә бу ширкәтнең эшче төркеме Татарстан икътисад министрлыгында проектның өлгесен тәкъдим итте.

“Бауман инновейшн”ның конкрет нинди чаралар тәкъдим итүе, аларның күпмегә төшүе, һәр чараны кайсы ширкәтнең һәм ничә миллионга башкаруы турында әлегә билгеле түгел.

Әмма Казандагы реклама ширкәтләре арасында бу Мәскәү ширкәтен Казан базарында пәйдә булуы кызу бәхәсләр китереп чыгарды.

Реклама өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм журналистлар интернет форумнарда, интернет газеталарда актуаль сораулар куйды.

Аерым алганда, аларны кризис вакытында Татарстанның дөньядагы абруе белән шөгыльләнү кирәкме, нигә бу эш җирле ширкәтләргә тәкъдим ителмәде, ни сәбәпле бу базарда әйдәп баручы ширкәтләр түгел, ә нәкъ менә монсы сайлап алынды, һәм башка шундый сорулар кызыксындырды.

Бу сорауларны "Бизнесс-Онлайн" газетасы Татарстандагы PR осталарына һәм Татарстанны танытуга бәйле булган җитәкчеләргә дә бирде.

Аларның күбесе, имидж турына уйлау мактауга лаек, дип әйтте. Әмма мәскәүлеләр җирле үзенчәлекләрне белә микән дигән шикләр дә белдерде.

Мәсәлән, газетага биргән әңгәмәдә, Тарих институты башлыгы Рафаил Хакимов, Татарстанны чит илләрдә таныту эшенең 90нчы еллардан бирле алып барылуы турынды искәртте. "Чит илләрдә чыгышлар да, мәкаләләр дә булды. Хәзер Русия дә, дөньяда да Татарстанны милли татутылык үрнәге итеп кабул итәләр", дип әйтә Хакимов.

Әмма ул, бу ширкәт җирле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итмәсә, безгә болай да билгеле, тапталган әйберләрне тәкъдим итәргә мөмкин дип шикләнүен дә белдерде. "Бу ширкәткә Татарстанда авыр булачак, уңышлар аңа", диде Хакимов.

“Парадигма” реклам ширкәте башлыгы Рәшид Галләмов, таныту, абруйны үстерү кирәкле эш, аның белән шөгыйльләнү бик кирәк, дип әйтә.

Әмма аңарда Татарстанның бик үк билгеле булмаган бу ширкәткә мөрәҗәгать итүе шик тудыра. “Бауман инновейшн” ширкәтен PR, реклама базарында белүчеләр аз. Давостагы форумда безнең җитәкчеләрне тотып алып, заказ бирергә күндергән булулары ачыкланса, гәҗәпләнмәс идем", ди Галләмов.

Шуның белән бер вакытта ул, кризис вакытында имидж турында уйлау алай ук кирәк микән, дигән сорау куя.

"Бәлкем икътисад министрлыгына акчаны икътисадттан чыгу чараларына тоту күпкә мәгънәлерәк булыр иде", ди Рәшид Гәлләмов.

Татарстанның абруен күтәрү, чит илләрдә таныту эшенә алынган “Бауман инновейшен” ширкәте, тәнкыйтькә эзер кебек күренә.

Татарстан премьер-министры белән очрашуда ширкәт вәкиле Алексей Праздничных, кризис вакытында имидж турында аеруча уйларга кирәк, дип белдерде.

Әмма ул әле үзе дә, ничек итеп танытырга, дөньяда Татарстан турында нинди идеялар үткәрергә кирәклеген төгәл генә әйтеп бирә алмый. Башта төбәктә ниләр барын, аның үзен ни рәвешле таныта алуын тәгаенләргә кирәк, ди ул.

Икътисад министры Марат Сафиуллин да, хөкүмәт башлыгы белән очрашуда, тәнкыйтькә җавап биргәндәй сүзләр сөйләде.

“Моны шундый итеп эшләргә кирәк, безнең билгеләрне, байрак төсләрен республика ширкәтләре үзенең товарын таныту өчен куллана алсын. Җәмәгатьчелек шуны аңларга тиеш: уртак акчаны тотып, без һәр аерым ширкәткә файда китерәчәкбез,” диде ул.
XS
SM
MD
LG