Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа һәм Украина газ тармагын бергә үзгәртәчәк


Европа Берлеге һәм Украина җитәкчелеге Украинаның газ транзиты системын үзгәртеп кору өчен бергәләп эшләргә җыена.

Бу турыда Брюссельдә үткән конференциядә игълан ителде. Анда сәнәгать һәм халыкара финанс оешмалары вәкилләре дә катнашты.

Катнашучылар инвестицияләр җәлеп итү өчен Украинаның бу системны ничек итеп үзгәртеп корырга тиешлеге турында сөйләште.

Очрашуда Украинаны үзенең газ тармагын 2011 елга реформаларга чакыручы уртак декларация имзаланды.
XS
SM
MD
LG