Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татарлары “Өмет” газетасының 1000-нче саны чыкты


Шушы уңайдан аның соңгы санында иҗтимагый оешмалар, җирле автономия, БТК рәисе Ринат Закиров тәбрикнамәләре басылган. Анда: “Җир шарының төрле почмакларында таралып яшәүче татар халкы бүген дә борынгы бабаларыбыздан калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә сезнең кебек фидакарьләрнең хезмәте әйтеп бетергесез зур”, диелән.

Газетның беренче сәхифәсе өлкә башлыгы Сергей Морозов табрикнамәсе белән ачыла. “КПССның өлкә комитеты, Халык депутатларының өлкә шурасы һәм “Туган тел” оешмасының бердәм карары нигезендә оештырылган өлкә татарлары “Өмет”нең газетасының беренче саны 1989 елның 30 декабрендә чыкты. Бүген исә 6795 данә тиражлы “Өмет” – Ульян өлкәсенең Гаммәви коммуникацияләр департаменты карамагындагы үз-үзенә хуҗа -автоном учреждение сыйфатында эшли.

“Өмет” – Татарстан белән Башкортостан басмаларыннан кала, татарча иң зур тиражлы региональ газет. Белгечләр фикеренчә, “Өмет” замана стандартларына җавап бирүче милли басмалар үрнәге. Газет уңышларының сере - аның үз укучысын тыңлый һәм ишетә белүендә, ана телен, милли мәдәниятне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү мәсьәләләрен дөрес яктыртуда.

“Өмет” күп еллар буе иң беренчел бурычларыннан берсе итеп татар халкын өлкәдә яшәүче башка милләтләр һәм диннәр вәкилләре белән үзара аңлашып, дустанә яшәү рухында тәрбияләүне куя, һәм бу тема аның игътибар үзәгендә кала бирә”, диелә өлкә башлыгы Сергей Морозов табрикнамәсе булды.

Чынлап та, “Өмет”нең халыкны да, хакимиятне дә ихтирам итеп, уңга-сулга артык тайпылмыйча, уртак юл таба белүе – мондый бәяләмәләрнең төп шартыдыр да. Җепшеклек еллары артта калды ич инде.

Ә тираж мәсьәләсе исә – аның халыкчанлыгында. Ягъни укучысын кызыксындырырлык язмаларга бай булуында гына түгел – алар белән даими аралашып яшәү һәм эшләүдә дә.

Кризис, дибез, акча җитми, дибез. Щуңа да карамастан һәр ярты ел саен “Өмет”нең укучылары саны ишәя бара. Бүгенгә – 6795 данә белән чыга ул. 7000не дә узып китәр, иншалла. Чөнки гәзитнең генә түгел, аның редакторы Исхак Хәлмимевнең дә халык арасында абруе үсә бара. Һәм Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә дә лаек булган шәхес әле ул.
XS
SM
MD
LG