Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Украина газ челтәренә ярдам итәчәк


Европа Берлеге һәм Украина җитәкчелеге Украинаның газ транзиты системын үзгәртеп кору өчен бергәләп эшләргә җыена.

Бу турыда Брюссельдә үткән конференциядә игълан ителде.

Анда сәнәгать һәм халыкара финанс оешмалары вәкилләре дә катнашты.

Катнашучылар инвестицияләр җәлеп итү өчен Украинаның бу системны ничек итеп үзгәртеп корырга тиешлеге турында сөйләште.

Украина президенты Виктор Ющенко Киевның газ транзиты системын Европа стандартларына яраклаштырып үзгәртеп кору теләге ныклы булуын белдерде.

Аның белән килгән премьер-министр Юлия Тимошенко Украина транзит челтәрен яңарту һәм аның мөмкинлекләрен арттыру өчен 5.5 миллиард евро кирәк булачак диде.

Европа Берлеге исәпләвенә караганда исә, бу эшләргә 2.5 миллиард евро кирәк булачак.

Әмма Европа Берлеге Украина газ системын үзгәрте коруга күпмә акча салачагын әйтмәде.

Очрашуда Украинаны үзенең газ тармагын 2011 елга реформаларга чакыручы уртак декларация имзаланды.
Брюссельдәге газ конференциясендә Ющенко, Баррозу, Тимошенко һәм Европа Берлеген киңәйтү комиссионеры Бенита Ферреро Валднер

Европа комиссиясе президенты Җозе Мануел Баррозу "Украина аша газ транзиты системы Европа Берлеген яшәтүче мөһим енергия тамырларының берсе. Ул күп еллар буе зарур булды һәм Европа Берлеге, Украина, Русия өчен алдагы дистәләрчә елда да ул стартегик әһәмияткә ия булачак", - диде.

Русия энергия министры Сергей Шматко Русиянең Европа Берлеге-Украина газ декларациясеннән читтә калдырылуына борчылу белдерд
XS
SM
MD
LG