Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкем ителгән Бәшир читкә сәфәр чыкты


Судан президенты Гомәр әл-Бәшир дүшәмбе көнне Эритрея башкаласы Асмарага килде.

Бу халыкара мәхкамә Бәширне кулга алырга дип карар чыгарганнан соң аның читкә беренче сәфәре.

4 мартта Һаагтагы халыкара җинаятьләр мәхкамәсе Бәширне Суданның көнбатышындагы Дарфур төбәгендә кешечелеккә каршы һәм сугыш җинаятьләре кылуда гаепләп аны кулга алу карары чыгарган иде.

Әлеге карардан соң бер атна үткәч Эритрея президенты Бәширгә теләктәшлек йөзеннән аны Асмарага чакырды.

Халыкара җинаятьләр мәхкамәсе хартиясе нигезендә, әгъза илләр кулга алуга хөкем ителгәннәрне үз җирләренә керү белән кулга алырга тиеш.

Әмма Эритрея бу хартиягә кушылмады һәм Бәширне кулга алу карарын да хупламавын белдерде.
XS
SM
MD
LG