Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:14

АКШ финанс министры Тим Гейтнер илнең финанс системына ярдәм итү планын игълан итте. Арзанайган активларны сатып алу өчен 1 триллион долларга кадәр акча тоту карала.

Бәяләре югалган активлар финанс кризисының төп сәбәбе санала. Банклар алардан үзләре генә котыла алмый. Берүк вакытта алар яңа кредитлар да бирә алмый. Нәтиҗәдә финанс-кредит системы көрчеккә терәлгән хәлдә.

Шушы көрчектән чыгу өчен американ хөкүмәте бу "начар" кредитларны сатып алырга карар итте. "Иҗтимагый-хосусый инвестиция програмы" дип аталган планда үзәк банк, хөкүмәт фондлары һәм дә хосусый капитал катнашачак.

Башлап бу планга казнадан 75-100 миллиард доллар чамасы акча бүленә. Бу акча конгресс тарафыннан расланган 700 миллиардлык ярдәм пакетыннан алыначак. Моннан тыш фондка хосусый акчалар җәлеп ителәчәк. Аның күләмен 500 миллиардтан алып бер триллион долларга кадәр җиткерү күздә тоттыла.

АКШ финанс министры Тим Гейтнер фикеренчә, шушы "начар активлардан" арынганнан соң, банклар аягына басып эшләп китәчәк, кредитлар бирә башлаячак. Илнең финанс-кредит системы эшләп китәчәк. Бу фикерне ул инде узган айдан бирле алга сөрә: "Ачыкча әйтим, бу план кыйммәткә төшәчәк, тәвәккәллек, вакыт таләп итәчәк. Ләкин финанс системы ишелү зыяны санап бетермәслек булачак."

Гейтнерның бу планы бер ай элек әллә ни зур аңлау тапмаган иде. Дүшәмбе план игълан ителгәннән соң кыйммәтле кәгазь базарларында үсеш күзәтелде.

Шулай да, бу планга карата шикләр, сораулар әле күп. Бәяләре төшкән активларның күбесе ипотека кредитларына бәйле – аларның бәяләре ничек исәпләнәчәк?

Програмга хосусый ширкәтләрне җәлеп итү эше барып чыгармы? Әлегә BlackRock инвестиция ширкәте програмга кушылачагын белдерде. Башкалар аңа иярерме?

Американың иң эре инвестиция компаниясе – AIG ширкәте үз хезмәткәрләренә зур акчалар түләгәне ачыкланганнан соң, андый ширкәтләргә ышаныч кимеде.

Кайбер белгечләр бу програмны "бушка акча сарыф итү" дип саный. Танылган икътисад белгече, Нобель бүләге иясе Пол Кругман бу планны элекке финанс министры Һенри Полсонның "акчаны чүпкә ату" дигән исем алган һәм соңрак гамәлдән чыгарылган планының яңартылган өлгесе дип атады.

Кругман сүзләренчә, начар кредитларны сатып алып кына банкларны аякка бастырып булмый. Моның өчен кискенрәк чаралар кирәк, ди ул. Белгеч мөшкел хәлдә калган банкларны вакытлыча дәүләтләштерергә тәкъдим итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG