Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин оешмасының бер җитәкчесе үтерелде


Либанның көньягында шатрлауда Фәлестинне азат итү оешмасының югары бер җитәкчесе һәм аның 3 тән сакчысы һәлак булды.

Хакимият белдерүенчә, Камал Мидхәт утырган машина Сидон шәһәре янында фәлестин качаклары шәһәрчегенә кергәндә шартлатылган.

Мидхәт шулай ук Фатх төркеменең дә шактый тәэсирле әгъзаларының берсе иде.

Кем һөҗүм иткәнлеге әлегә билгесез.

Мидхәт Либанда вәлестин качаклары шәһәрчекләрендәге төрле төркемнәрне узара татулаштырырга тырышкан булган диелә.
XS
SM
MD
LG