Accessibility links

“Күңел көзгеләре”нең исем туе


Башкортстанның дәүләт нәшриятында татар телендә китаплар чыгару зур вакыйга.

Китап чыгара алмый хәтта мәхкәмәләшеп тә йөрүләрен ирештереп торабыз. Китап нәшриятында “Күңелем көзгеләре” исемле җыентык нәшер ителгән иде. Шуның китап туе узды. Әлеге китапка җиде авторның әсәрләре тупланган. Алар арасында шигырьләр дә, чәчәмә әсрәләр дә, юмор да, тәнкыйить тә, кыскасы, бар жанр да диярлек бар. Гомум калынлыгы 30 табакка якын бу китапта, гамәләдә, бер тышлыкта җиде авторның китапчыклары тупланган. Бу икътисадый көрчек сәбәпле шулай нәшер ителгән.

Китап туенда авторлар чыгыш ясады, аларга язучылар, әдәбият галимнәре бәя бирде. Мәсәлән, Башкорт дәүләт университеты доценты Лилия Сәгыйдуллина моны: “Матди интокцикация чорында бу рухи инъекция кебек”, диде. Шул ук уку йортының икенче бер галиме — филология фәнәәре кандидаты Илдус Фазлетдинов китапны: “Республика татарларының рухи көзгесе”, дип атады. Аның сүзләренчә, китапта 20 яшьтән алып 80 яшькә чаклым, ягъни төрле яшьтәге, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдәге һәм төрле социаль катлам кешеләренең әсәрләре тупланган. Бу татар әдәбияты бар һәм ул яши дигәнне аңлата.

Китап туе 21 март - халыкара шигърият көненә туры китерелеп үткәрелде.
XS
SM
MD
LG