Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:05

Омскида “Мәдәният хезмәткәрләре көне” уңаеннан оештырылган күргәзмәдә татар оешмалары да катнашты.

Русиядә 25 март көне 2008 елдан башлап “Мәдәният хезмәткәрләре көне” буларак билгеләнә. Бу дата уңаеннан Омскида быел беренче мәртәбә, 20-25-нче март көннәрендә, өлкә хакимияте һәм мәдәният министрлыгы инциативасы белән “Өлкә мәдәнияте көннәре” үткәрелде.

Бу чара күләмле күргәзмә рәвешендә шәһәрнең зур реклама-күргәзмәләр залында оештырылды. Анда өлкәнең төрле дәүләт учреждениеләре – театрлар, музейлар, югары һәм урта уку йортлары, телерадио ширкатьләре һәм башка матбугать чаралары, мәдәният сарайлары, язучылар һәм рәссамнәр берлекләре, төрле иҗади берләшмәләр, иҗтимагый, дини һәм милли оешмалар, җәмгысы 300-дән артык мәдәният берлекләре катнашты. Аларның һәрберсе үзенең стендын яки мәйданын булдырып, мәдәният өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды.
Милли эскпонатлар


Әлеге күргәзмәдә татар халкының мәдәнияте дә күрсәтелде. Өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни мохтәриятләре вәкилләре “Милли мәдәниятләр” мәйданчыгында татар почмагы оештырып, халыкны татарларның милли киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары, бизәнү һәм башка төрле куллану әйберләре белән таныштырдылар. Күргәзмәләр залының зур сәхнәсендә “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре татар халкының җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр. Өлкән яшьтәгеләр калфак чигү серләре белән уртаклаштылар, “Мастер-класс”дәресләре бирделәр.

Күргәзмә эшләгән көннәрнең барсында да татар почмагыннан халык өзелмәде. Кайберәүләр татар халкының тарихы, икенчеләр бүгенгесе, өченчеләр татар оешмаларының эшчәнлеге белән кызыксындылар. Шәһәр милли-мәдәни мохтәрияте реисе Гафия Алеева: “Безнең яныбызга күп кеше килде, башкарган эшләребез белән кызыксындылар, куйган экспонатларыбызны карадылар, безнең белән фотоларга төштеләр. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә булды безнең мәйданчыкта. Үзләренең районнарына концертлар белән килүебезне сораучылар да булды”, ди.

Татар хәрәкәте активисты Ләлә Алимова күргәзмә эшендә ачылган көннән үк катнаша. Ул мондый күргәзмәләрне ешрак оештырырга кирәк дип саный. “Оешмаларның эшен башкалар күрә, яңа элемтәләр урнаша”, ди ул.

Өлкә мәдәнияте көннәрен оештыру өчен җаваплы кешеләрнең берсе булган мәдәният министрлыгының милли һәм дини эшләр бүлеге җитәкчесе Людмила Чекалина да, күргәзмәнең әһәмияте зур дип саный. “Кайбер очракларда кешеләр югары дәрәҗәдә мәдәни хезмәт күрсәтә торган мәдәният учаклары булуы хакында белмиләр дә. Биредә алар хакында мәглъмат алу мөмкинлеге бар. Яшьләребез дә үзләренең күңелләренә ятышлы шөгыльләнү урыннарын таба алалар”, ди ул.

Әйтергә кирәк, күргәзмәдә булучылар арасында “Мондый чараның кирәге юк” дигән тискәре фикер белдерүчеләр очрамады. Һәрхәлдә, татар почмагында булучылар арасында. Әлбәттә мондый күләмле чараны оештыруда катнашучыларның керткән өлешләре әйтеп бетергесез. Зур чараның чыгымнары да аз түгелдер. Түгелгән тир, тотылган чыгымнар бушка булмасын иде, диясе килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG