Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ финанс министры Конгресста чыгыш ясый


АКШ финанс министры Тимоти Гайтнер бүген Конгресста икътисадны аякка бастыру максатындагы яңа адымнар турында чыгыш ясый.

Дүшәмбе көнне Гайтнер бәясе югалган активларны хөкүмәт һәм үзәк банк хисабына сатып алып банкларга алардан котылырга ярдам итү планын игълан итте.

Әлеге план нигезендә Конгресста расланган 700 миллиард долларлык коткару пакетының 100 миллиарды банкларның бәясе төшкән активларына хосусый инвесторларны җәлеп ителүгә тотылачак.

АКШ президенты Барак Обама бу планны ил иктисадын аякка бастыруның зарур өлеше дип атады.
XS
SM
MD
LG