Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан – Сочи репетициясе


Сочидагы җыелышта проблемалы сораулар Универсиадага карата түгел, ә Олимпиада мәсьәләсенә кагылган.

Сочи Олимпиадасына 7 ай кала Казанда Универсиада үтәчәк. Русия җитәкчелек бу ике чараны да халыкара дәрәҗәдә үткәрергә тели. Алай гына да түгел, Казанда узачак чаралар, Сочи олимпиадасының репетициясе булачак, ди түрәләр. Татарстанлыларга зур өмет баглана. Республика җитәкчелеге соңгы атнада, башта Мәскәүдә, аннан соң Сочида президент Дмитрий Медведев алдында сүз тотты.

Дүшәмбе Сочида Русия президенты каршында спорт шурасы җыелышы булды. Татарстаннан биредә республика президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Универсиада үткәрү өчен республикада 64 корылма булдырырга кирәк. Аларның 28-е инде төзелгән, калганнарын төзисе бар әле. Якындагы ике елда көрәш спорт сарае, теннис үзәге ачылачак. Әмма Универсиада корылмаларының иң катлаулысы - 40 мең кешене сыйдыра аларлык стадион булачак, ди Миңнеханов. Премьер-министр фикеренчә, Универсиаданы уңышлы үткәрү өчен иң элек транспорт челтәренә, иминлек мәсьәләсенә, виза алу мәшәкатьләрен җиңеләйтүгә игътибар итергә кирәк.

Моннан тыш ул Татарстанда һәр ел саен Бөтенрусия спорт форумын үткәрергә тәкъдим иткән. Бүгенге көндә бу чараның якынча исеме дә билгеле. Ул “Көчле спорт – сәламәт милләт” исеме белән узачак. Татарстнның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбуган үзәге хезмәткәре Эльза Хәбиева сүзләренчә, әлеге форум беренче тапкыр Казанда октябрь аенда үткәрелер могаен.

Министры Марат Бариев Сочи очрашуыннан канәгать калган.

“Министр иң элек Олимпиаданың да, Универсиаданың да бер дәрәҗәгә куелуына игътибар итте. Аның сүзләренчә, җыелышта, яшьләр спорты турында сүз барган. Дмитрий Медведев фикеренчә, яшьләр спорты илдә массакүләм спортны үстерүгә нигез салачак. Җыелышта күп кенә проблемалы мәсьәләләр Универсиадага түгел, ә Олимпиада турында булган. Бу тагын бер кат Татарстан җитәкчелегенең Универсиадага җитди мөнәсәбәттә торуын күрсәтә, дип уйлый министр Марат Бариев”, ди Эльза Хәбиева.


Рөстәм Миңнеханов Универсиадага әзерләнгәндә Татарстанның федераль үзәк ярдәменә өметләнүе турында әйткән.

Русия президенты Дмитрий Медведев исә, үз чиратында, Олимпиада белән Универсиада өчен Казан белән Кубан гына җаваплы түгел, ди. Аның фикеренчә, әлеге чараларга әзерлектә башка төбәкләр дә катнашырга тиеш. Мәсәлән төрле төбәктә эшләүче төзүчеләр, универсиада корылмаларын салуда катнаша ала. Шул рәвешле кризис вакытында өстәмә эш урыннары булдырыла.

Тәҗрибә алу максатыннан, Татрастан җитәкчелеге күптән түгел генә Белградта да булып кайтты. Чөнки бу җәй биредә XXVнче җәйге Универсиада узачак. Президент Миңтимер Шәймиев исә, иң элек яшьләрне спортка тартырга кирәк дигән фикердә тора. 2013 елда булачак Универсиаданы да ул, “тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәкбез”, дип вәгъдә итә.

24 мартта Русиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Мәскәүдә “Спорт-9” дип аталган халыкара күргәзмә үткәрде. Биредә шулай ук Сочида сөйләшенгән мәсьәләләр турында да сүз барган.



XS
SM
MD
LG