Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар белән башкорт якынаермы?


Мәскәүдәге “Ватан” халык демократик фиркасе белән Башкортстандагы “Күк бүре” башкорт яшьләре оешмасы 23 мартта үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды.

Анда әйтелүенчә, әлеге килешү татар белән башкорт халыклары мәнфәгатьләрендә үзара хезмәттәшлек итү максатында төзелгән. Мөхәммәт Миначев җитәкләгән “Ватан” фиркасе белән Уфадагы “Күк бүре” оешмасы узган елда ук бергә эшли башлау турында игълан иткән иде. Әлеге башлангычка, нигездә, мәгариф өлкәсендә федераль үзәкнең төбәкләрдә милли компонентлы белем бирүне гамәлдән чыгарырга маташуы этәргеч бирде.

Узган елдан бирле “Ватан” белән “Күк бүре” оешмасының уртак ниндидер башка эшләре булу хакында ишетелмәгән иде. Менә, ниһаять, алар бергә хезмәттәшлек итү өчен килешү имзалаган. Меморандумда әйтелүенчә, ул Русиядәге татар һәм башкортларга гына түгел, ә башка милләтләргә һәм башка оешмалар вәкилләре өчен дә ачык.

“Без әле бу килешүгә яңа гына кул куйдык, ә киләчәктә аңа башкалар да кушылыр, дип өметләнәбез”, ди “Күк бүре” оешмасы оештыручыларның берсе Тимур Мөхтәров.

Тимур әфәнде әйтүенчә, соңгы елларда Башкортстанда яшәүче татарлар белән башкортлар арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына республика җитәкчелеге һәм алар коткысына бирелгән башкорт галимнәре гаепле.

“Моны без меморандумда да чагылдырдык. Башкортлар арасында моны аңлаган аек акыллы кешеләр бар һәм без татар-башкорт татулыгы өчен кулдан килгәннең барсын да эшләрбез”, ди Тимур Мөхтәров.
XS
SM
MD
LG