Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хаҗ эшләре комитеты төзеләчәк


Бу турыда Идел-Хаҗ ширкәтенең мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Гатауллин белдерде.

Аның әйтүенчә, хәзер бу оешманың документлары әзерләнә.

Комитет Татарстан хөкүмәтендәге дин эшләре шурасы каршында эшләр дип фаразлана.

Хаҗиларны ташучы Төрек һава юллары, таможня хезмәтләре, сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре чакыртылып хаҗга баруны оештыруга бәйле барлык мәсьәләләр шунда сөйләшеләчәк.

Гатауллин әйтүенчә, быел Казандагы Идел-Хаҗ ширкәте хаҗга Татарстаннан бер меңләп, Русиянең башка төбәкләреннән 1200-ләп кеше алып барган.

Киләсе юлы Идел-Хаҗ Мәккә-Мәдинәгә барлыгы 3 мең кеше алып барырга җыена.
XS
SM
MD
LG