Accessibility links

Кайнар хәбәр

Референдум мескенлеккә каршы


Моннан унҗиде ел элек, 1992 елның 21 мартында Татарстан үзенең тарихында булмаган вакыйга кичерде. Ул Татарстанның суверенлыгы хакында референдум иде. “Сез, Татарстан Республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан халкының 62% якыны уңай тавышын бирде.

17 ел тарих өчен чүп кенә булса да, татар тарихы өчен ул искиткеч мизгелләр булып тора. 450 елдан соң дәүләтне торгызу, кайчандыр басып алган Мәскәү белән тигез мөнәсәбәтләр корырга омтылу, милли үсеш, референдум – болар татар тарихында, кимендә соңгы 450 елында, күренмәгән хәл иде. Суверенлык референдумы турында хәзер бик шауланмый, ул хакта сүз катмыйлар. Заманасы башка. Милли хәрәкәт исә кайчакта референдум нәтиҗәләре белән шаулап алгалый. Ләкин 10-15 кешенең дулап йөрүеннән мәгънә генә чыкмый.

1992 елдагы референдумның түгәрәк датасы булмаса да, без бүгенге түгәрәк өстәл тапшыруында шушы темага мөрәҗәгать итергә булдык. 17 ел эчендә Русия, дөнья, аларга бәйле рәвештә Татарстан да унҗидегә үзгәргәндер, унҗидегә ярылгандыр. Әмма бөек вакыйга – Татарстан референдумы, олы сан – “әйе” дип җавап бирүчеләрнең саны Татарстан, татар тарихыннан сызып ташлап булмый торган факт булып тора.

Тапшыруда, референдум вакытларында Татарстан Президентының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе булып эшли башлаган, милли хәрәкәт идеологларының берсе, бүген Тарих институтында мөдир булып торучысы Рафаил Хәкимов катнаша. Моннан тыш оппозициядагы милли хәрәкәт фикере дә яңгырар. Аерым алганда Милли мәҗлес вәкиле Зөһрә Айсина фикерен ишетерсез. Моннан тыш, Римзил Вәли терминологиясе белән әйкәндә, суверенитет баласы, ягъни шул чорда үскән, хәзер сәясәт белгечлегенә укучы Марсел Сабиров бүгенге вәзгыяттән чыгып бәяләрен бирер.

Референдум иң авыр чор булды

Рәфис Җәмдихан. Рафаил әфәнде, әлбәттә, суверенитет өчен көрәшнең кульминацион мизгеле – 1992 елның мартында Татарстанның суверенныгы турындагы референдумы. Сез ул вакытларны хәзер искә аласызмы?

Рафаил Хәкимов


Рафаил Хәкимов. Әлбәттә искә алам. Безнең өчен иң куркыныч һәм авыр вакыт иде ул. Декларация кабул иткәндә дә, аннан соң да алай авыр булмады. Аллага шөкер, шул кыл өстендәге чакларны сугышсыз үттек, акыл җиттте. Төрле фикерләр булды бит. Татарстандагы хәлләрне тикшерделәр, урыс белән татар арасын өйрәнделәр. Ләкин, Шәймиевны урыс та, татар да яклагач, фикер үзгәрде.

Әлбәттә, Татарстан – Русия арасынагы 1994 елда төзелгән шартнамә дә җиңел булмады, бүтән нәрсәләр дә җиңел бирелмәде. Ләкин, референдумнан соң халык та тынычланды. Урыс халкыннан да, татар халкыннан да Татарстанны якларга дигән юнәлеш китте, бердәмлек туды.

Дөрес, гаиләләрдә, халык арасында берәмлек элек тә бар иде. Ләкин сәясәт – ул бүтән нәрсә, гаилә, дуслар арасындагы кебек түгел. Косово ничек булып чыкты, үзегез беләсез. Анда, Татарстандагы кебек кушылган гаиләләр күп иде, барыбер үзара сугыштылар. Ләкин без менә шушы нечкә җирне уза алдык. Бу феномен, аны “Татарстан моделе” дип атыйлар, күп илләрдә өйрәнәләр. Без үзебез оештырган нәрсәнең кадерен белмибез. Мин уйлыйм, ул әле политологларның дәреслекләренә керер.

Рәфис Җәмдихан. Яңа фикер ишетәсе килә. Шул максаттан без шушы вакытта әле бала гына булган, ягъни “суверенитет баласы”, хәзер сәясәт белгеченә укучы Марсел Сабировка мөрәҗәгать иттек. Марсель, Татарстан референдумы мәсьәләләрен сез укыдыгызмы, өйрәндегезме? Ничек өйрәтелә ул?

Марсел Сабиров. Референдум турында безгә өйрәтмәделәр. Үзем актарып, интернетта карап кына белдем. Әзрәк мәктәптә генә үттек, унверситетта аңа багышланган дәрес юк иде. Мәскәү татарлары белән танышып, Казандагы милли активистлар белән аралашып, үземдә мәгълүмати бушлык бар икәнлеген аңладым. Күп нәрсәләр турында өйрәтмәделәр. Референдумның ничек узганын, кем катнашканы турында бернәрсә дә белмибез.

Рәфис Җәмдихан
Рәфис Җәмдихан. Ә синең референдумга карашың ниндиерәк? Рафаэль Хакимов ул халыкка кирәк иде, чүт кенә сугыштан коткарып калмады, диде.

Марсел Сабиров. Ул халыкны тынычландырды дип әйтәсе дә килми. Минемчә, референдумның төп максаты – татарга үз дәүләте кирәкме, юкмы икәнлеген белү булды. Халык дәүләт кирәк диде. Референдумнан соң без аңладык, без – татарлар, бу безнең җиребез, дәүләтебез. Ләкин хәзер без аның нәтиҗәләрен оныттык, җиргә салып таптадык. Сезгә 21 март нәрсә белән истәлекле дип сорасаң, йөз кешедән бәлки бер-ике кеше генә бу көнне 1992 елда референдум узды дип әйтер. Шунысы бик күңелсез.

Референдум фикере бездә тумады

Рәфис Җәмдихан. Зөһрә апа, сез милли хәрәкәттә 1992 елда бик актив эшләгән чагыгыз, референдум эшләре ничегрәк барды?

Зөһрә Айсина. Мин әйтер идем, ул вакытта авыр да, җиңел дә булды. Ул чакта Мәскәү бик каты басым ясады: көч белән дә, сәяси яктан да. Мәскәүдән Татарстанга, татар халкына һөҗүм булды. Ә җиңеллеге шунда, без ул вакытта хуҗалар белән бергә эшләдек.

Рәфис Җәмдихан. Рафаил әфәнде, бүген-иртәгә референдум үтә дигән вакытта, сез нинди нәтиҗә көттегез?

Рафаил Хәкимов. Төрле вариантларны карадык. Башта без референдумга бармыйбыз дигән фикер белән йөрдек. Урыс белән татарны референдум аермасмы дип курыккан идек. Референдум фикере бездә тумады, ул Мәскәүдә, шартнамә хакында сөйләшүләр вакытында туды. Безгә әйттеләр: халыкның фикерен сорамасагыз, шартнамә төземибез.

Без күрдек, Татарстан референдумына карата урыслар арасында да, татарлар арасында да төрлеләре булды. Анда татар, монда урыс – алай гына гади булмады. Мәскәү басымы астында референдумга тотынгач, уртак фикерлеләре күбәя башлады. Шуңа ышанып, без референдумга бардык. Инде без риза булгач, Мәскәү референдумга каршы чыкты. Ләкин без барыбер халык безнең яклы булыр дип ышандык.

Референдум нәтиҗәләре ник онытылды

Рәфис Җәмдихан. Рафаил әфәнде, бу вакыйгалардан соң унҗиде ел вакыт узды. Бүген референдум нәтиҗәләрен искә алмыйлар. Аның сәбәбе нәрсәдә?
Зөһрә Айсина


Рафаил Хәкимов. Референдум узды, аның нәтиҗәләре нигез булып Конституцияга ятты. Хәзер аны гел искә төшерүнең мәгънәсе юк. Ул безнең дәрәҗәне күтәрде, шул дәрәҗә калды. Сүз дә юк, җитешсезлекләр дә бар: мәктәпләр җитеп бетми. Латин графикасын тоткарлыйлар, ләкин әлифбада безнең гаебебез юк. Кыскасы, эшләргә кирәк. Күп нәрсә бездән тора. Минемчә, суверенитет – гел кычкырып йөрү түгел, ә тормышка ашыру.

Марсел Сабиров. Референдумнан реаль файда, әлбәттә, булды. Аңа карап, Татарстанның Конституциясе кабул ителде. Кем оныттырды? Бәлки, безнең хөкүмәт тәдер. Минемчә, Татарстанның сәяси элитасы туксанынчы елларда гади халыктан нык аерылмаган иде. Ул вакытта аларның акчалары да, заводлары да юк иде. Ә хәзер аларның югалтырга байлыклары бар.

Зөһрә Айсина. Унҗиде ел үтте, республика җитәкчеләре бу референдумнан баш тарттылар. Милли хәрәкәт бүген үзе генә ялгыз килеш басып калды. Татарстан җитәкчеләренә бернинди референдум нәтиҗәләре кирәк булмады. Алар безне - милли хәрәкәтне корбан итеп бирделәр.

Рафаил Хәкимов. Ул вакытта милли хәрәкәтнең тәэсире көчле иде. Милли хәрәкәт дигәндә, Татар иҗтимагый үзәге генә түгел, язучылар, зыялылар, журналистларны да күз алдында тотып әйтәм. Татар иҗтимагый үзәге үзе генератор сыман булды. Милли хәрәкәттән күп фикер дәүләткә, башка оешмаларга күчте, законнарга нигез булып ятты.

Бүген дә җиңә алабыз

Рәфис Җәмдихан. Әгәр дә бүгенге көндә референдум үткәрергә кирәк булса, нәтиҗәләр ниндирәк булыр иде?

Марсел Сабиров
Рафаил Хәкимов. Миңа андый сораулар биргәннәре бар. Нишлисез, Мәскәүдән кыса башласалар дип. Мин әйтәм: “Референдум үткәрәбез. Сиксән биш процент җыячакбыз”. Мин моңы ышанып, бернини социологиясез әйтә алам. Теге вакытта суверенитет дигәндә, без автономиягә, мескенлеккә каршы идек. Ә хәзер заман үзгәрде.

Марсел Сабиров. Без 1552 елдан бирле үз дәүләтебез турында хыялланабыз. Бу киләчәктә булачактыр дип уйлыйм. Минемчә, ике сценарий бар. Беренчесе: икътисади кризис артып барган саен төбәкләр Русия белән болай яшәп булмаганын аңлаячаклар. Чөнки, Русия үз вазыйфаларын үтәп бетерми. Икенче сценарий ислам белән бәйле. Милләтебезне дин коткарып калачак. Әлбәттә иманга килсәк. Алла бирсә, җитер вакытлар, безнең үз илебез булачак. Моның өчен ни эшләргә кирәк? Беренчедән, үзебездән башларга кирәк. Күп укыган, күп белгән, көндәшлеккә сәләтле элита булырга тиеш. Шул чакта гына без үзебезнең дәүләтебезне ясый алабыз.

XS
SM
MD
LG