Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фурсенко: Физкультура дәресләрен арттырырга кирәк


Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко мәктәпләрдә өстәмә физкультура дәресләре кертергә, дәрестән тыш та физик күнегүләр үткәрергә тәкъдим итә.

Фурсенко журналистларга инде хәзердән үк без дәрес сәгатьләре кысаларында атнасына 3 физкультура дәресе үткәрергә тәкъдим иттек, бүгенге стандартлар моңа мөмкинлек бирә дип белдерде.

"Без күпчелек төбәкләр атнасына 3 дәрес булдыру мөмкинлеге табар дип өметләнәбез", - диде Фурсенко.

Бу 3 мәҗбүри дәрестән тыш ул атнасына тагын 2 сәгать булса да өстәмә, мәктәп сәгатьләреннән тыш физкультура дәресләре кертергә киңәш итә.

Министр укучыларга физик шөгыльләрне арттыру белән бергә интеллектуаль шөгыльләрне киметергә тели. Фурсенко югары сыйныфларда югары математика укучыларның иҗадый фикерләвен үтерә дип ул дәресләрне бетерергә булды.
XS
SM
MD
LG