Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Эштән үзләре киткәннәр дә акча ала


Русия премьер-министры Владимир Путин хөкүмәт утырышында ширкәт җитәкчеләрен һәм хуҗаларын хезмәткәрләрне эштән чыгарганда кешеләр язмышына битараф булмаска чакырды.

Путин ширкәтләрне үзгәртеп кору, аларның нәтиҗәлелеген арттыру зарур нәрсә, әмма эшсез калучы кеше язмышы турында да уйларга кирәк диде.

Путин шулай ук яңа тәртип нигезендә үз теләкләре белән эштән китүчеләргә дә эшсезлек акчасы түләнә диде.

"Эшсезлек акчасын 4900 сумга кадәр арттыру белән бергә кешеләрне эшсез дип тану тәртибе дә үзгәртелде. Хәзер үз теләге белән эштән киткәннәр дә эшсезлек акчасына өмет итә ала. Бу үзгәреш тә ватандашларның хокукый гарантияләрен ныгытырга тиеш", - диде Путин.
XS
SM
MD
LG