Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Әфганстандагы гамәлләрне бәяләп булмый


НАТОның Европадагы берләштерелгән хәрби көчләре башлыгы, АКШ армиясе генералы Дҗон Крэддок Әфганстандагы гамәлләрнең ни дәрәҗәдә уңышлы булуын бәяләү кысалары юк диде.

Сенаттагы тыңлауларда чыгыш ясап Крэддок шулай ук НАТО иминлекне һәм Әфган хакимиятенең нәтиҗәлелеген бәяләргә тырышып карады, әмма моның мөмкин түгеллеген күрде диде.

Крэддок тагын НАТОның кайбер илләренең Әфганстанга өстәмә көчләр җибәрү мөмкинлекләре бар, әмма эчке сәяси сәбәпләрдән алар моны эшләми диде.

Күптән түгел АКШ президенты Барак Обама хәзергә Кушма Штатлар Әфганстанда җиңә дип әйтеп булмый диде һәм Американың андагы стратегиясе үзгәртеләчәген белдерде. Яңа стратегия җомга көнне игълан ителер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG