Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:43

Русия һәм Грузия низагында кемнең гаепле булуында "шик" калмас өчен, "Беренче канал" халыкка “Олимпиус Инферно” нәфис фильмын күрсәтәчәк

“Беренче канал”ның рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, фильм Абхазяидә төшерелгән. Әсәрдә күбәләкләрне өйрәнүче Америка галиме Көньяк Осетиягә килә. Анда эш белән килгән журналист кызны очрата. Алар- Мәскәүдә бер сыйныфта укыган элекке дуслар булып чыга.

Яшьләр Көньяк Осетиядә табигый тыюлыкка кереп күбәләкләрне төшерер өчен җиһазларны әзерләп куя. Әмма бөҗәкләр тормышы урынына алар Көньяк Осетиянең утка тотылуын төшереп ала.

Имештер, шушы фото рәсемнәр инглизчә сөйләшүче хәрбиләрнең ачуын чыгара, алар бу материалларның күрсәтелүен теләми. "Әгәр урыслар моны күрсәтсә, бер кем дә аклана алмаячак", ди алар.

Яшьләр шушы бик мөһим рәсемнәр белән Грузия контролендәге җирләрдән Русия гаскәрләре белән фронт сызыгына таба, Цхинвалга бара. Алар имештер Грузиянең йөкыга талган шушы төбәккә ничек итеп һөҗүм итүен күрсәтмәкче була.

Фильмда Израиль актеры Хенри Давид һәм Петербурдан Полина Филоненко уйный. Әсәрнең режиссеры- Игорь Волошин. Аның әйтүенә караганда, Русиянең “Беренче каналы” декабрь аенда аңа шундый киноны төшерергә тәкъдим иткән булган. 4 айда әсәр телевидениедә күрсәтелер өчен әзерләнеп беткән.

Режиссер әсәрдә сәясәт булса да, нигездә сугыш уртасында калган яшьләр турында сөйләнә, дип әйтә.

“Фильм грузиннар турында түгел, кешеләр түрында. Фильм дөнья җимерелгән җирдә торып калган ике яшь кешенең язмышы турында. Кызганычка каршы, нәфис фильмнар да бездә сәнгать итеп түгел, ә ниндидер карашны үткәрү итеп кабул ителә. Аны сәнгать әсәре итеп күз алдына китерү урынына төрле кисәкләргә бүлгәләп карарга кирәк дип саныйлар”, ди режиссер Волошин.

“Олимпиус Инферно” сәяси карашларны үткәрә торган беренче андый әсәр түгел. Көньяк Осетиядәге вакыйгаларга Русиянең рәсми карашын чагылдырган “Хыянәт сәнгате” дигән документаль әсәр интернетка чыгарылды, Грузия дә үз чиратында “Грузия ут эчендә” дигән документаль әсәрне глобаль челтәргә кертте.

“Олимпиус Инферно” исә иң күп карала торган вакытта һәм Русиянең бөтен почмакларына барып җитә торган, дөньяга иярчен аша тапшырыла торган федераль канал аша халыкка җиткәреләчәк.

"Азатлык"тагы грузин редакциясенең мәдәният вакыйгаларын яктыртучы хәбәрчесе Гиоргий Гвахария, мондый әсәр күрсәтүдә бернинди яңалык күрмим, дип әйтә. Дәүләт кулында булган кино төшерүчеләр һәр вакыт әсәрләрендә сәяси карашларны үткәреп килде, ди ул.

“Монда бернинди гәҗәп әйбер юк. Без мондый агымны Русия киносында соңгы берничә елда күзәтәбез. Акча керү белән алар төрле хәрби чараларны төшерә башлады. Үткән елны, мәсәлән, Юрий Грымов Америкага каршы юнәлтегән “Ятлар” киносын чыгарды”, ди Гвахария.

“Ятлар” фильмында ислам дәүләтенә килгән Америка докторлары балаларга дарулар бирә, шул рәвешле яңа эшләнмәләрне сыный. Америкалылар анда борыннарын чөйгән, саран һәм ислам мәдәниятенә кискен каршы карашта торган кешеләр булып күрсәтелә.
Руслар исә, киресенчә, киң күңелле, сөйкемле һәм игътибарлы булып сурәтләнә.

Мәдәниять белгече, грузин журналисты Гвахария, бу “Ятлар” һәм “Олимпиус Инферно” кебек фильмнар Русиянең популяр мәдәниятен кирәкле юнәлешкә, ягъни Көнбатышка каршы, борыр өчен төшерәлә, дип саный.

XS
SM
MD
LG