Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Президент һаман урынында


Интернет сәхифәләре Мортаза Рәхимовның вазифасыннан алыначагын фаразлаган иде. Ул 25 март Русия президенты фәрманы белән вазифасыннан алынырга тиеш иде. Әмма ул һаман урынында.

Шулай да кайбер бәйсез мәгълүмат чаралары бу хакта хәбәр куертуны дәвам итә.

Мәсәлән, “Башкорт сәясәте” сәхифәсе Мортаза Рәхимовны урыныннан бушату турында фәрман әзер булуын ирештертде. Аңа караганда, Мортаза Рәхимовка үзе теләп вазифасыннан китәргә тәкъдим ителгән булган.

Ул аны кабул итмәү сәбәпле, Рәхимов якын көннәрдә “ышанычны акламавы өчен” дип вазифасыннан алыначак. Әлеге сәхифә боларның Русия президенты хакимиятендәге ышанычлы чыганакка сылтап хәбәр итә.

“Башкорт сәясәте” сәхифәсе президент итеп кемнең билгеләнәчәген дә хәбәр итә. Аңа караганада, ул Санкт-Петербург хакимиятенең төзелеш идарәсе башы Юнис Лукманов булачак. Юнис Лукманов башта президент вазифасын башкаручы итеп билгеләнәчәк, артабан, республика парламентына чыгарылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG