Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:08

Татарстан шәһәрләрендә ата-аналар сабыйларын урыс бакчаларына бирә. Милли бакчаларда тәрбияче булу өчен татар телен белү генә дә җитә.

Казанда узган “Мәктәпкәчә белем бирү системасында телләрне саклау һәм үстерү” республика конференциясендә татар балалар бакчаларының дәрәҗәсе түбән булуны анда эшләүче сыйфатлы белгечләр юклыктан дип аңлаттылар.

Чаллының өзлексез педагогик белем бирү институты хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Зифа Зарипова әйтүенчә, бүген татар балалар бакчасында тәрбияче булып агрономнар да, чәчәк үстерүчеләр дә һәм башка һөнәр вәкилләре эшли. Чөнки анда татар телен белгән өчен генә дә эшкә алалар.

“Махсус педагогик белеме булмаган кешеләрнең эшләве иң зур проблеманың берсе. Алар бит бөтенләй методиканы белми һәм “исәнмесез балалар”, “саубулыгыз балалар”дан башка узмый. Ягъни телнең матурлыгын да, аның яңгырашын да, әһәмиятен дә аңлата алмый тәрбиячеләр. Ә “моң” дигән мәгънә турында әйтәсе дә юк инде”, ди Зарипова.

Аның фикеренчә, телгә кызыксыну уяту өчен тәрбиячеләр үзләре дә матур итеп татарча һәм урысча сөйли белергә тиеш.

Чыннан да Казан шәһәре мәгариф идәрәсе башлыгы урынбасары Илдар Мөхәмәтов, тел юнәлешендә ата-аналарның татар балалар бакчалары белән канәгать булмавын әйтте.

“Әлеге мәктәпкәчә оешмаларга татар телен белгән психологлар, физкультура белгечләре кирәк, балалар китаплары да җитеп бетми, милли юнәлештәге уенчыклар да юк”, диде ул.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә татар телендә эш алып баручы 69 балалар бакчасы бар. Тагын 170 мәктәпкәчә оешмада татар телле 351 төркем эшләп килә. Әмма беркемгә дә сер түгел, татар бакчаларында балалар үзара урысча сөйләшә.

Мисал өчен, чуаш милләтеннән булган Вера чират сәбәпле, озак кына баласын бакчага бирә алмыйча аптырап йөргәннән соң, аңа татар төркемен тәкъдим иткәннәр.

“Башка төркемнәрдә урын юк, бирсәң шунда гына алабыз дигәч ризалаштым. Ничек аралашыр дип курыкуым юкка булган анда урысча сөйләшәләр икән”, диде чуаш кызы.

Педагогика һәм психология институты җитәкчесе Резидә Мөхәммәтшина бер генә тәрбияче яки белгеч хәлне үзгәртә алмый, барысы да мохиттән тора дигән фикердә.

“Без бит социумда яшибез һәм икътисади, фәнни һәм башка мөнәсәбәтләр тормышыбызда зур роль уйный. Шуңа бүген ата-аналарга татар теле бик кирәк түгел булып чыга. Алар үз теләкләре белән акча түләп инглиз, француз теленә өйрәтәләр. Ә татар төркемнәренә бик бирәселәре килми”, ди Мөхәммәтшина.

Ул быелдан үз институтларында мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларда эшләү өчен белгечләр әзерли башлыячакларын да әйтте.

“Ике төркем җыябыз. Берсе татар бакчаларында тәрбия алып бару, ә икенчесе урыслар өчен”, диде ул.

Татар һәм урыстан тыш, Татарстанда 53 чуаш, 12 удмурт, 8 мари балалар бакчалары да эшләп килә. Әмма соңгы елда туган телдә тәрбияләнү күрсәткече 2% кимегән.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идәрәсе башлыгы Тамара Федорова моны оптимальләштерү, ягъни татар балалар бакчалары һәм урысларныкын кушу белән аңлата. Әлбәттә бу очракта өстенлек урысныкына бирелә.

XS
SM
MD
LG