Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:25

Сембернең татар яшьләре оешмасы руханилар белән очрашу уздырды


Бу очракта автономия карамагында әле генә тәпиләп киткән Ринат Садыйков җитәкчелегендәгесе түгел – күптән инде эшләп килүче Илдар Усманов оештырган 40-50 чамасы яшь энтузиастлар оешмасы турында сүз бара.

Алар, яшьләргә генә хас җегәрлек белән оештырылган төрле-төрле чаралар аркасында, бер гаиләдәй яшиләр, дияргә дә буладыр. Чөнки бердәм сәяхәтләр, табигатьтә ял итүләр, спорт ярышлары, халык күпләп җыелган урыннарда “Без татарча сөйләшәбез” дигән акцияләр - аларны үзара якынайта да.

Соңгы чара гаилә темасына багышланган иде. Дөресрәге, катнаш никахларга. Өлкә парламенты бинасының кече залында узган чарага дин әһелләре дә чакырылган: Җәмигъ мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Сафин, Вырыпай мәчетеннән – Ринат хәзрәт Сәетов һәм Неопалим исемен йөрткән үзәк чиркәүдән - протоиерей Николай Архангельский.

Николай атакай үз чыгышында үзара дустанә мөнәсәбәтләр һәм толерантлык мисалы да китерде.

«Бер урыс кешесен җирләгәндә читтәрәк торучы берничә кеше шәм тотып торалар, ә чукынмыйлар. Нигә сез чукынмыйсыз? - дигән сорауга, “Ярамый, без бит мөселманнар”, диләр. Бу очрак диннәрнең төрле булуы уртак дуслыкка каршы килми, дигән сүз», диде.

Николай атакайның “толерантлык” төшенчәсен куллануы – бу сүзнең икенчерәк мәгънәсе дә барлыгына игътибар юнәлтергә этәргеч бирде: “Организмның чит-ят тәэсирләргә каршы тору сәләтен югалтуы”. Икенчерәк әйтсәк, СПИД һәм башка дингә тартылу кебек күренешләр.

Әңгәмәдә “күпхатынлылык” мәсьәләсе дә калкып чыкты. Бу җәһәттән, Казанда чыккан “Кыз-әбиләр” дигән китаптан өзекләр дә китерелде. Сугыш аркасында ир-ат назыннан мәхрүм ителгән кызлар турында.

Бер мисал аеруча тәэсирле булды. 18 яшьлек егет иртән сугышка китәргә тиеш. Кичен сөйгән кызына ул: “Бәлки кайталмам да, нәсел калдырырга кирәк бит, теркәлүсез булса да, соңгы төнне ир-хатындай бергә уздырыйк”, ди егет. Кыз гөнаһка бармый, ә егет сугышта һәлак була. Ә ятим кыз, бөтенләй ялгыз калмас өчен, никахсыз булса да, бала таба. Татар авылы өчен мондый гайре табигый гамәлне авылдашлары кабул итә алмый – бу кыз төрле мәсхәрәләргә дучар була. Хурлыкка түзә алмаганга, акылы зәгыйфьләнә һәм үз баласын үтереп һәм йөрәк парәсен җирләп, аның кабере өстендә үзе дә үлгәнче утыра. Ә сугыш ир-ат затының күбрәк өлешен кырганга, ислам динендә рөхсәт ителгән күпхатынлылык та урынлы булыр иде.

Бу фикерне дәвам итеп, имам Ринат хәзрәт болай диде:

«Ислам дине берничә хатын белән яшәргә рөхсәт бирә. Кызганыч ки, бүгенге мәгълүмәт чаралары ислам дине турында ялган мәгълүмалар тараталар. Имеш, мөселман хатын-кызлары кол хәлендә генә яшиләр. Монысы ислам диненә каршы ачылган сугыш кебек килеп чыга», диде.

Әлфия туташ әлеге мәсьәләгә кагылмыйча гына, катнаш никахлар һәм аборт проблемаларыннан бары тик ислам диненә кайту гына коткара ала, диде.

«Мин күпхатынлылыкны мактамыйм. Ләкин аның уңай яклары да бар. Әйтик, бер танышым һәлак булган дустының хатынын үз канаты астына алган. Һәм моңа каршы сүз әйтеп булмый. Балалары белән тол калган ханым үзе дә бик канәгать. Аннан соң, катнаш никахлар, абортлар булмасын өчен дә икенче хатынга өйләнү – бик файдалы күренеш».

Утырышны алып барган Тимур Галиев йомгак сүзендә бүгенге глобаль кризис чорында диннәр арасындагы үзара хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

Нәкъ түгәрәк өстәл узган көндә, шәһәр нәкъ үзәгендә - Зөя елгасы буендагы олуг мәйданда төзелеп килүче чиркәүләр комплексының төп бинасы – Спасо-Вознесенский Кафедраль Соборның башнясы башына 6 тоннадан авыррак бакыр чаң куелды. Аны һәм тагын 9 чаңны Свердлау өлкәсенең Каменск-Уральски шәһәрендә ике айдан артык вакыт эчендә койганнар. Мондый авыр чаң бинага зарар китермәсен өчен, аның түбәләрен өстәлмә рәвештә тагын да ныгытканнар. 7 апрельдә калган 9 чаңны да янәшә урнашкан куполлар башына урнаштыру күздә тотыла, ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG