Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсе башлыгы яңа һәйкәл булдыру башлангычы белән чыкты


Ульянда Кол Гали һәйкәленә шәһәр читендә урын бирелде
Ульянда Кол Гали һәйкәленә шәһәр читендә урын бирелде

Бу юлы, бихисап каршылыклар очравына карамастан бер-беренә тугры калган мифик персонажлар – изгеләштерелгән Петр белән Февронья һәйкәле турында сүз бара.

Былтыр бу пар көне 8 июльдә Гаилә көне сыйфатында билгеләнеп узган иде инде. Губернатор әйтүенчә, берничә төбәк бу башлангыч белән чыкты, Ульян өлкәсе беренчеләр рәтендә булырга тиеш.

Бу турыдагы язмасын “Симбирский курьер” газеты “Мало нам сенаторов и памятников” дип атаган. Сенаторлары – Мәскәүдә өлкә вәкилләренең үрчи баруына ишарә булса, һәйкәлләре исә халык күз алдында. Һәрхәлдә, Сембер каласы һәйкәлләр азлыгына зарлана алмый. Көньяктан шәһәр Гай проспектыннан башлана. Килүчене “Кыргый” исеменә лаек булган дивизия командиры Гай Бжишкянцның олуг һәйкәле каршылый.

Төньяктан шәһәргә кертүче беренче урам элек Казан тракты дип аталган. Хәзер бу Нариманов проспекты биниһая зур Нариман Нариманов һәйкәле белән тәмамлана. Шәһәр эчендә дә һәйкәлләр җитәрлек: Илья Ульянов һәм аның шәкерте – чуаш мәгърифәтчесе (чукындыручысы) Илья Яковлев 12 сентябрь урамының ике ягында капма-каршы басып торалар. Ә инде Яңа Венец дип аталучы гүзәл ял паркын тулаем, диярлек, һәйкәлләр басып алган.

Әлбәттә инде, биниһая зур Ленин һәйкәле – иң мөһиме санала. Өлкә хакимияте каршында торучы Ленин өлкә җитәкчеләрен һәрвакыт күзәтеп кенә түгел – алга коммунизмга юл күрсәтеп тә тора. Анна башка да һәйкәлләр байтак. Ленинның атасы Илья һәм әнисе Мария – аерым-аерым, Карл Маркс, Сембер язучысы Иван Гончаровның 2 һәйкәле, 1918 елгы кызыл каһарманнар, Сембер губисполкомы рәисе Гимов, интернациональ полк хәрбиләре, 1918 елда Семберне аклардан азат иткән кызылларга багышланган мәңгелек ут, Ульян каласының мактаулы гражданнары стелласы, Беслан фаҗигасендә һәләк булган Дмитрий Разумовский, Карамзин һәйкәлен дә үз эченә алган тулы бер Карамзин скверы, Укытучы һәйкәле, урыс халкының ачуы килгәндә киң кулланыла торган булса да, кампитырга керүдән мәхрүм ителгән - башында ике нокталы Е хәрефе һәйкәле һәм башка - башкалар.

Болар барысы да Яңа Венецта урнашканнар. Ә Кол Гали һәйкәлен хәстәрләүчеләр, моңа ук омтылмыйча, бары тик аннан ерак түгел Совет урамын гына сайлаганнар иде. Шагыйрь Языков йорты һәм Пушкин һәйкәле янәшәсендә.

Бу ният бәян ителгәч, һәм хәтта Сергей Морозов та моңа фатиха биргәч, “Ильич Ватаны” дигән тыюлык директоры Александр Зубов “Симбирский курьер” газетында шәһәр мэры исеменә ачык хат белән чыкты. Нәкъ Сергей Ермаков теләгән фикерләр белән. Аннан бер өзек менә ничек яңгырый: “13-нче гасыр шагыйренең берничә гасыр соңрак Богдан Хитрово тарафыннан салынган шәһәргә нинди мөнәсәбәте бар? Ни Чабаксарда, ни Самарда, ни Пензада, ни Саранскида булмаган һәйкәл нигә Ульянда булырга тиеш? Сораулар күп – әлегә шушы ике сорау белән чикләник.”

Дөрес, “Симбирский курьер” ул вакытта татар җәмәгатьчелегенә дә үз фикерен белдерергә урын биргән иде. Ләкин, кем әйтмешли, мавр үз эшен эшләде инде - шәһәр мэры Ермаков ачык хатка “тиешле” җавап бирде: “Бу урында Кол Гали һәйкәле була алмый!”
Күптән түгел генә һәйкәлләр рәтен җирле рәссам Пластов һәм Сембер каласына 1648 елда “нигез салган” Богдан Хитрово һәйкәлләре ачылды. Соңгысы хәтта атка атланган килеш. Монысы аның татар токымыннан булганына ишарә кебек тә кабул ителә ала.

Ә Кол Гали һәйкәле өчен шәһәр читендә генә урын бирелде. Хәер, монысына да канәгать инде татар баласы. Чөнки ул “Татар мәдәни үзәге” исеменә лаек булган “Октябрь” исемле кинотеатр бинасы каршында. Бу ташландык бина да Татарстан җибәргән 4 миллион рубль акчага ремонтланды.

Татар җәмәгатьчелеге 2003 елда ук Кол Галинең тууына 820 ел тулу уңаеннан да һәйкәл артыннан күп чапкан иде. Ермаков командасы ул вакытта бу омтылышны шиңдерә алды. Ниһаять, бу бөек шәхеснең 825 еллыгына әлеге хыял тормышка ашты. Анысы да Татарстанның байтак ярдәме аркасында гына. Өлкә халкының 12 ярым процентын тәшкил иткән татар, югыйсә, Татарстанга түгел – Ульян өлкәсе казнасына салым түләсә дә. Гомер буе имүче-реципиент булып кала биргән өлкә казнасына.

Хәер, имүче булса да, үзләренә кирәк очракта акча табыла… Хәтта мифик персонажларны данлау өчен булса да. Иң мөһиме – христиан дине “изгеләрен” баш миенә дүмбәсләп тутырып, дәүләт структурасына әйләнеп баручы динне ныгыту, күрәсең. Кем хисабына – анысы өченче, дүртенче мәсьәлә.
XS
SM
MD
LG