Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия хөкүмәте вазыйфасыннан китә


Чехиядә сишәмбе көнне парламент ышанычсызлык белдергәннән соң атнакич хөкүмәт вазыйфасыннан китүен игълан итте.

Чехия хөкүмәтенең китүе бу елның беренче яртысында Европа Берлегендә рәислек итүче Праганың үз вазыйфаларын үтәвенә дә зыян китерә ала.

Премьер-министр Мирек Тополанек хөкүмәтнең китүе турындагы мөрәҗәгатьне Европа Берлеген һәм аны реформалау килешүен тәнкыйтьләүче президент Вацлав Клауска тапшырды. Яңа премьер-министрны Клаус тәкъдим итә.

Яңа хөкүмәт төзелгәнчегә кадәр Тополанекның 3 фиркане үз эченә алган урта-уң хөкүмәте вазыйфаларын үтәүне дәвам итәчәк.

Яңа хөкүмәт төзү эше 3 мәртәбә уңышсыз тәмамланса вакытыннан элек парламент сайлавы үткәреләчәк.

Бу сәяси кризис шулай ук Чехиядә АКШ ракета калканы радарларын урнаштыру килешүен гамәлгә ашыруга да зур зыян китерә ала.
XS
SM
MD
LG