Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:43
Бу исемдәге мәкалә газетның “Солдатта булган, диләр” битендә басылган. Автор Илфат Фәйзрахманов Олы Тигәнәле авылында армиядән кайткан Азат Дудкинның үз-үзенә кул салуы һәм бу фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга тырыша.

Азат мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан педагогика университетының физик культура факультетына укырга керә. Укып чыгуга үз теләге белән армия сафларына китә. Әмма вакытыннан алда сәламәтлеге буенча, дип өенә кайтаралар. Әмма армиядән кайтып өч көн торганнан соң, язу калдырып, бу дөнья белән бәхилләшә. “Әти-әни һәм башка туганнар, дуслар. Миңа бүген ТНВ йолдызнамәсе башланган эшне бетерергә, диде. Уйланып йөрдем дә үз-үземә кул салырга булдым. Сезгә гомер буе гел кайгы гына китердем. Бу юлы Ходай Тәгалә үзенә алыр дип уйлыйм. ҮЗЕМДӘ ЯШӘҮ КӨЧЕ ТАБА АЛМЫЙМ. Беләм, бу – зур гөнаһ. Лә иләһе илләллаһу Мөхәммәде расүллүллаһ. Улыгыз Азат. 08:10 Амин”, дип җан өшеткеч сүзләр язып калдырган егет.

“Яшәү дәрте ташып торган Азат бүген ни өчен яшәү көчен җуйган? Халык шул сорауга җавап эзли. Бар да армиягә төртеп күрсәтә. Сөйләшеп куйганнармыни, кемнән генә сорама: “Без Азатны танымадык, ул башка кеше булып кайткан иде. Янып-көлеп торган Азат боек, аралашмаска тырыша... Азатның рухын имгәткәннәр иде, эчке дөньясын гарипләндергәннәр, җанын үтергәннәр, диеште беравыздан авыл халкы”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.

Депутатлар ни белә?

Газетаның “Җан авазы” битендә Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Гөлсинә Әхмәтханова сайлауларга ышанмавын яза.
“Сайлаулар алдыннан депутатларның үзләрен сайларга өндәп чакыруларын тыңлап, күңелем кузгалды, нервыларым кабарып, кан басымым күтәрелде”, дип башлай үзенең сүзен хат авторы.

Үткән гасырны торгынлык еллары дип атыйлар инде. Сталин заманын төрлечә тәпәлиләр. Сталинның өстендә кителе белән шинеле булган һәм вәссәлам. Ул халыкны каты режимда тоткан. Шәһәр, авылларга барып, моны атыгыз, тегене утыртыгыз, дип йөрмәгән бит ул. Һәр җирдә сатлыкҗан булып, шулар бер-берсен җәберләгән.

Узган гасырның яхшылыкларын онытып, капитализмга аяк бастык. Сугыштан соң бик авыр елларда завод-фабрикалар төзелеп, шунда халык тыныч кына эшләп килде. Чират белән бушка фатир алу бәхете булды. Эшче-крестьян профсоюз аша шифаханәләргә барды... Шул торгынлык елларыннан 1 сәгать эчендә котылдык. Югарыдагы түрәләребез Америка капиталистларына мөкиббән китеп яшәде. Американы куып җитәбез, узып китәбез, дигән җыр да туды.

Әйе, 15 ел эчендә узып та киттек, бугай. Авыр сугыш вакытында төзелгән завод-фабрикаларыбызны олигархлар бик тиз генә үзләштереп, хуҗа булды. Эшләп килгән халыкны сөреп, урамга чыгардылар. Гомердә булмаган бомжлар күбәйде, чүплек савытларыннан чүпләнеп көн күрәләр. Улларыбыз наркоманга әйләнеп, үлеп бара. Союз вакытында гөрләп яшәп яткан авылларыбыз бетү алдында. Түбән катлам халыкның балалары нинди сәләтле булса да, акча булмау сәбәпле, укырга керә алмый. Менә шул балалар олигархларга көне-төне эшләп, җан асрый. Хатын-кызларыбыз да эчүгә сабышты. Ятим балалар белән дөнья тулды.

Фикеремне йомгаклап шуны әйтәсем килә: депутатларның баш очларыннан симез аю атлап, кыргый капитализмга таба китеп бара.
Сайланган депутатлар: “Без булдырабыз”, дип сөрән сала. Сайланган дигәнгә аптырыйсы юк, алар алдан ук сайланган инде. Ә сайлауларга бөтенләй дә ышанмыйм”, дип тәмамлый сүзен Гөлсинә Әхмәтханова.

Яшәтик авылларны!

Зәй районының Кәдек авылында яшәүче Мәрьям Нәбиева исә үзенең хатында яңа сайланган депутатларның авылларны саклап калуларын сорый.

“Мин авылларның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылам. Анда хәлләр шәптән түгел. Яшьләргә эш юк, фермалар бетерелде. Янгын чыга калса, Алла сакласын, буалар юк. Бер безнең авыл гына түгел, бүген һәр авыл үзенең элеккеге йөзен югалта, күпчелеге бетүгә таба бара.

Инде ничә еллар Горбачевның үзгәртеп корулары белән интегеп яшибез. Ил “алга бара” – халыкның яшәеше артка тәгәри. Ул эчүгә каршы көрәште, ә илдә эчкечелек, наркомания, коррупция, җинаятьчелек чәчәк ата.

Депутатлыкка кандидатлар сайлауга кадәр телевизордан халык тормышын яхшыртачаклары турында лаф орды. Газета битләрендә аларның вәгъдәләре яктыртылды, радиодан халык белән элемтәгә керделәр. Нәрсә үзгәрде соң, әйтик, 2007 елгы сайлаулардан соң?! Билгеле, түрәләр тормышы яхшырды. Гади халык тормышы көннән-көн артка тәгәри.

Яңа депутатларга әйтер сүзем бар: әйдәгез әле, авылларны саклап калыйк!”, дип яза хат авторы.
XS
SM
MD
LG