Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

Газпром: Киев үткәргечләрен Мәскәүсез үзгәртмәсен


Русиянең Газпром дәүләт ширкәте Киевны Мәскәү белән киңәшләшмичә Украина газүткәргечләрен реформаламаска дип кисәтте.

Газпромның газ кудыру бүлеге башлыгы Олег Аксютин: "Газпром тарафыннан расланмаган үзгәрешләр шунда ук Русия ягыннан газ җибәрүгә генә түгел, ә Русия һәм Үзәк Азия газын чыгаруга да тәэсир итәчәк һәм бөтен Евразия өчен алдан фаразланмаган нәтиҗәләргә китерә ала", - диде.

Дүшәмбе көнне Европа Берлеге Киев белән Украина газүткәргечләре системын яңартырга ярдам итү турында килешкән иде. Ул очрашуга Русия ягыннан вәкилләр чакырылмады.

XS
SM
MD
LG