Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки телләрдә сөйләүче төрек телевидениесе ачылды


Төркиядә Балкан, Кавказ һәм Үзәк Азия халыклары телләрендә яңа телевидение каналы эшли башлады. "Аваз" дип аталган телевидение азәри, казакъ, кыргыз, төрек, төрекмән һәм үзбәк телләрендә тапшырулар алып барачак.

Яңа каналның ачылыш тантанасында чыгыш ясаган Төркия президенты Абдуллаһ Гүл, бу канал дөнья һәм төрки илләр белән Төркия бәйләнешләрен тагын да арттырачак, дип әйтте.

Каналны тәкъдим итү кичәсендә Төркия радио һәм телевидение каналы башлыгы Ибраһим Шаһин, бу канал ерак араны якын итеп бер-беребезне якынайта һәм ул 250-300 миллион халыкның бер милләт булуын күрсәтә, дип әйтте.

Тапшырулар төрекчәгә субтитрлар белән тәрҗемә ителеп һәр илнең үз телендә барачак.
XS
SM
MD
LG