Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан конституциясен шәрехләү сорала


Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай әгъзалары республика конституцион мәхкамәсенә Башкортстан конституциясенең кайбер матдәләрен шәрехләүне сорап мөрәҗәгать итте.

Бу мөрәҗәгать конституциянең 4 матдәсе ачык аңлашылмау белән бәйле.

Мөрәҗәгатьтә бу билгесезлекнең республика прокуроры Сергей Хуртинның әлеге матдәләргә ризасызлык белдерүенән соң тууы әйтелә.
Аерым алганда Хуртин Башкортстан президентын сайлау турындагы матдәгә ризасызлык белдерде. Анда президентны "республикада яшәүче, сайлау хокукына ия булган Русия Федерациясе ватандашлары гомуми, тигез һәм турыдан туры сайлау тәртибе нигезендә яшерен рәвештә тавыш биреп сайлый", - диелә. Гамәлдә исә Русиядә төбәк башлыкларын ил президенты тәкъдим итә һәм төбәк парламентлары раслый.

Прокурор шулай ук республика президентының Башкортстан парламенты эшендә катнашырга хокукы булуы, республика хөкүмәтенең Башкортстан карамагына тапшырылган милекне идарә итүе турындагы матдәләр белән дә килешми.
XS
SM
MD
LG