Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ корылтае: бәхәсләр һәм билгесезлек


Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллык юбилей корылтае бәхәсләшеп җыелуга, уртак фикергә килә алмыйча таралуга кайтып калмасмы?

Татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтае 28 мартта иртәнге сәгать унда “Казан” милли-мәдәни үзәгендә ачыла. Милли җыенга барлыгы 292 делегат чакырылган. Русия төбәкләреннән килүче кунакларны теркәү 27 мартта көннең икенче яртысыннан соң Карл Маркс урамында урнашкан Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәктә башлана. Җыенан соң милли-мәдәни үзәктә концерт программасы каралган.

Төшке аштан соң “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге “Казанның 1000 еллыгына багышланган” музей белән танышу да мөмкин булачак. Монда ТИҮ-нең 20 еллык эшчәнлегенә багышланган видео язма да күрсәтеләчәк. Анда иҗтимагый үзәкнең тарихи документлары, оешманы башлап җибәрүчеләрнең, әйдәп баручыларның фоторәсемнәрен күреп булачак. Корылтайга 27 мартта ук килүчеләргә Казан Кирмәненә сәяхәт тә оештырылачак.

Корылтайга кунаклар Башкортстан, Чувашстан, Мари иле, Удмуртия республикаларыннан, Мәскәүдән, Чиләбе өлкәсеннән, Татарстанның Чаллы, Алабуга, Чистай, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән киләчәк.

Юбилей корылтаена Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Җәүдәт Сөләйманов, Иңдүс Таһиров, Әнвәр Хәйри, Рабит Батулла, Зәки Зәйнуллин, Марсел Әхмәтҗанов, Зөлфия Кадыйрова һәм башкалар чакырулы.

20 еллык бәхәс

Читтән килүчеләр Казанның Киров районында урнашкан “Капо” кунакханәсендә урнашачак. Шулай итеп, ашату-эчертү, кунакханәгә урнаштыру мәсьәләләрен дәүләт хәл иткән. Рәсми оешмаларның корылтайны уздырырга алынулары милләтчеләр арасында бәхәс китереп чыгарды. Кечкенә генә булса да, бәхәс бәхәс инде ул.

Юныс Камалетдинов
Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәкнең рәисе Юныс Камалетдинов, Фәүзия Бәйрәмованың корылтайны уздырырга дәүләт ярдәм иткәч, аның тагын бернинди нәтиҗәсе булмаячак дигән фикере белән килешми.

“Фәүзия Бәйрәмова чыгып кычкырып үзенә-үзе “бит” ясарга бик ярата. Милли мәҗлесне оештырганда да шулай булды. Хәзер корылтай үтүнең мәгънәсе булмачак дип әйтә. Киресенчә, юбилей корылтаеның халыкка зур тәэсире булачак”, ди Юныс Камалетдинов.

Юбилей корылтаен уздыруның да төп максаты – 20 еллык эшчәнлеккә бәя бирү, киләчәккә ничек хәрәкәт итү юлларын ачыклау бит, ди Камалетдинов.

Акыллы фикерләр күренми

ТИҮ-нең башлангыч елларында аның идеологларының берсе булган галим Дамир Исхаков та үзара барган бәхәсләр, бер-береңне сүгүләр милли хәрәкәтнең сүнүенә китерә, дип саный.

“Дәүләт тә, милли хәрәкәт тә безнең өскә авып төшкән көндәлек мәсьәләләрне чишү белән генә шөгыльләнә. Безнең татар милләтчеләре дә вак төяккә бәйләнүләре, үз-үзләрен күпертү галәмәтләре генә чагыла. Глобаль фикерләр, карарлар кабул итү турында бернинди акыллы фикерләр күренми. Бу бик начар әйбер. Бу тема юбилей корылтаенда да килеп чыгарга мөмкин. Корылтайда сүз Рафис Кашаповның, Фәүзия Бәйрәмованың карашлары турында түгел, ә татар милләте язмышы турында барырга тиеш. Ә безнең фикерләшүебез үзара тарткалашуга кайтып кала”, ди Дамир Исхаков.

Аның сүзләренчә, таркалып бетә язган оешманың сакланып калган өлешен дә милләтчеләр арасында юк итәргә теләүчеләр юктыр, мөгаен.

“Бүген сакланган өлешен дә таркатып бетерергә телибезме без? Монда бит хәзер оешып, бер йодрык булып, җитәкчеләр белән бергә эшләргә кирәк. Чөнки алар белән бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Эшләргә теләмәсәләр, сәяси юллар белән мәҗбүр итәргә кирәк. Аның бит юллары бар”, ди ул.

Сәясәттән халык та, милли каһарманнар да киткән

Сәясәттән халыкның гына түгел, милли лидерларның да читләшүе сизелә. Корылтайда сәясәт һәм федерализм турында чыгыш ясарга кеше юк икән. Татарстанның суверенлыгын киләчәктә тәэмин итү турында чыгыш булмас ахры, ди Дамир Исхаков.

Әмма алай да мәгариф, дин һәм башка зур мәсьәләләр хакына чыгышлар әзерләнә. Татар халкына мөрәҗәгать тә языла. 80-нче еллар ахырында да шундыйрак мөрәҗәгать эшләнгән була. Дамир Исхаков әйтүенчә, әлеге документларны әзерләгәндә, вак мәсьәләләргә кермәскә кирәк. Мәсәлән, бу шәхесне, теге шәхескә карата басым бара, аны якларга кирәк дигән тәкъдимнәр булды. Безгә гомуми мәсьәләләрне күтәрергә, милли хәрәкәттә катнашучыларны гомуми яклау турында сөйләшергә кирәк.

Халык җитәкчеләргә юл күрсәтергә тиеш

Беренче корылтай җыелуның сәбәпләре ачык билгеләнгән. ТИҮ-нең программасы нигезендә Татарстан союздаш республика, татар теле дәүләт теле, татар телевидениесе булдырылырга, татар мәктәпләре ачылырга тиеш була. 20 ел үткәч, артка борылып карасаң, Татарстан суверен республика да булган, татар каналы да бар, татар теле дәүләт теле дәрәҗәсе дә алды, татар мәктәпләре дә ачылды, вәкаләтләре булган милли оешмалар да җитәрлек. Шулай булгач, ТИҮ-нең корылтай уздыруы үткәннәрне барлауга гына кайтып калмыймы соң?
Дамир Исхаков


Дамир Исхаков фикеренчә, татар халкы сәясәттән ераклашканда, мәйданнарны ташлаганда, бөтен эшне дәүләт башкарыр дип уйлап киткән. Ләкин җитәкчеләр яшәгән кыр демократик юнәлештә үсеш ала алмый.

“Әгәр дә киләчәктә халык үзе активлык күрсәтмәсә, җитәкчеләргә юл күрсәтмәсә, татар халкының мәнфәгатләрен берничек тә кайгыртып булмаячак. Әле боларга өстәп дөньядагы вәзгыять тә үзгәреп китте.

Дөньяда барган икътисади кризис Татарстанга бик нык бәрәчәк, инде тәэсир итте дисәк тә ярый. Һәм алга таба без яшәргә күнеккән дөнья бәлки бөтенләй булмас. Шушы кризистан соң башка дөнья туарга мөмкин. Ә без әле һаман иске дөньяда яшибез. Шул исәптән милли лидерлар да иске дөньядан чыгып фикерли”, ди Дамир Исхаков.

Милли хәрәкәт хәзерге шартларда кыйбла таба алырмы? Бу сорауга җавап милли җыеннан соң ачык күренәчәк.
XS
SM
MD
LG