Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрбиләр путчка омтылды


«Радикал» гәзите язганча, “Тарихта беренче мәртәбә хәрбиләрнең путч омтылышы дөньяви мәхкәмәдә каралачак”.

Төркиядә җирле сайлауга өч көн калганда, Истанбулның 13-нче криминал мәхкәмәсе 19 кешене сак астына алды, 56-сына прокуратураның гәепләвен кабул итте. 1912 биттән торган гәепләү акты нигезендә шушы 56 кеше өстеннән хөкем процессы башланачак. Мәхкәмәнең беренче утырышы 20 июльдә булачак. Гәепләү актында коточкыч дәлилләр китерелә.

Шушы гәепләү акты белән бер үк көндә чыккан, дәрәҗәле һәм фаразлары дөрескә чыга торган «Конда» исемле халык фикерен өйрәнү оешмасының сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 29 марттагы җирле сайлауда хакимияттәге АК партиясе 47.9 % тавыш җыячак. Инде «Эргенекон» террор оешмасында торучылар - режимны җимерергә тырышуда гәепләнгәннәр өстеннән, икенче гаепләү актының да нәкъ сайлау алдыннан игълан ителүе, АК партиягә өстәмә тавыш китерергә мөмкин.

Бүгенгә хәтле 219 кеше шушы кысаларда сорауга тартылды һәм байтагы төрмәгә ябылды. 77-се өстеннән хөкем процессы дәвам итә. Ә бу соңгы гәепләү актында пенсиядәге ике армия генералы да бар. Шулай итеп, «Радикал» гәзите язганча, “Тарихта беренче мәртәбә хәрбиләрнең путч омтылышы дөньяви мәхкәмәдә каралачак”.

Төрек газеталарының һәммәсе диярлек бу хәбәрне беренче битләрендә зур хәрефләр белән бастырды. Дөнья матбугаты да төрек армиясе инде кагылгысыз түгел дигән караш белдерә. Моңарчы ике мәртәбә хәрби путч ясаган, бер мәртәбә хөкүмәтне төбе тамыры белән алмаштырган армиянең гәепләнүче генераллары 2003-2004 елларда дүрт мәртәбә хәрби путч ясарга омтылганнар икән.

Соңгы гәепләү актында армиянең элекке башлыгы Хуршит Толон турындагы гәепләүләр 144 биттән, элекке Гендармерия хәрби җитәкчесе армия генералы Шәнәр Әруйгур турындагы исә 132 битән тора.

Гәепләнүчеләр гомумән кораллы террор оешмасы төзү, бу оешмага әгъза булу, Төркия парламентын юкка чыгару яки вазифасын башкаруга комачаулау, Төркия республикасы хөкүмәтенә каршы кораллы күтәрелешне дәрләндерү, хәрбиләрне әмерләргә каршы чыгарга өндәү, дәүләтнең яшерен документларын юк итү, урлау, корал белән тәэмин итү һәм куллану кебек төрле канунсызлыкларда гәепләнәләр.

Аеруча яшерен рәвештә төрле кешеләрнең телефоннары тыңланган, Марксист-Ленинист Коммунист партиясе, динче Һизб-ут-Тахрир, сепаратист ПКК кебек яшерен террор оешмалары белән бәйләнешләр оештырылган, путч планнары төзелгән.

Путчны оештыру эшенә хәрбиләр белән беррәттән элекке Истанбул мэры һәм Ядитәпә университеты җитәкчесе Бәдрәттин Далан, элекке югары уку оешмасы җитәкчесе Кәмал Гүрүз, элекке Истанбул университеты ректоры Кәмал Алемдароглу, Анкара сәүдә оешмасы җитәкчесе Синан Айгүн, Төрек Метал-еш һөнәр берлеге җитәкчесе Мустафа Өзбәк, Илһан Сәлчук, Мустафа Балбай һәм Тунҗай Өзкан кебек танылган журналистлар да катнашкан диелә гәепләү актында.

Кыскасы, Төркия зур бер сәяси үзгәрештән чыгып бара, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG