Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак Барс” көмештән бер адымда


Белгечләр “Ак Барс” белән “Динамо” арасындагы дошманлыкка борчыла. Алар фикеренчә, хоккей уеннары Мәскәүнең Татарстанга мөнәсәбәтен чагылдыра.

Соңгы берничә атнада Татарстан спорт сөючеләре хоккей белән яши. “Ак барс”–“Авангард” уеннарын бер сулышта диярлек үткәреп, республика тамашачысы хәзер “Ак Барс” – “Динамо” уеннарын күзәтә. Татарстанлылар Омск уенчыларын җиңгәннән соң? хәлләр бераз җиңеләйгән иде. Чөнки ничек кенә булмасын бакыр медаль кесәдә. Әмма татарлар көмешкә үрмәләүне максат итеп куйды. Әлегә “Ак Барс”лылар 3:2 исәбе белән “Динамо”лыларны җиңеп бара. Җомга Мәскәүдә узачак уен күп нәрсәне билгелиячәк. Татарлар бу уенда җиңсә, көмешкә ия була.

“Ак Барс” җанатары Илнар Зөбәеров Татарстан такымының бу уенда җиңәчәгенә ышана, әмма бик авыр булачак, ди ул.

“Безнең төп уенчыларыбыз Михачев җәрәхәтләнгән, Панин уеннан чыгарылган, шуңа күрә “Ак Барс” капкасын саклау бик авыр булачак. Бүгенге уенның хөкемдары Буланов та татарларны әллә ни яратып бетерми. Әмма җиңүгә ышанам. “Динамо” уенчылары баштан ук көч кулланып уйный башлады, алар сугышырга гына тора. Кичә “Локоматив” белән “Металург” уенын гына алыйк, барысы да тыныч кына уйный. Безнекеләр уйнаганда исә, һәр уенда диярлек бер уенчы җәрәһәртләнә”, ди Илнар Зөбәеров.

Спорт журналисты Радик Сабиров фикеренчә, җомга көнне Мәскәүдә узачак уенда “Динамо” җиңәчәк. Чөнки “Ак Барс”лылар тәмам арган. Әмма, шул вакытта психологик басым астында “Динамо” ялгышлыклар да җибәрергә мөмкин, ди ул.

Күп кенә белгечләр исә, “Ак Барс” белән “Динамо” уеннарын спорт кына түгел, ә аерым бер сәясәт буларак кабул итә. Берничә көн элек Казанда узган уенга мәскәүлеләрнең сакчылар белән килүләре дә күп кенә кешеләрдә аңлашылмаучанлыклар уяткан. Спорт журналисты Радик Сабиров та “Ак Барс” белән “Динамо” арасындагы дошманлыкка борчыла.

“Иң рәнҗеткәне, үпкәләткәне шул – узган уннарның берсендә безнең капкачы Норена сынган бармак белән уйнаганда, Мәскәү уенчылары аны, этеп-төртеп екты, кулына сукты, алканы да даими рәвештә, авырткан кулы ягына атты.

Ул уенда “Ак Барс” 4:1 белән оттырды. Спортчылар арасында намус, дуслык дигән әйбер бетәме, аңлашылмый. “Динамо” хоккейчыларының безгә мөнәсәбәте әллә нинди булды. Бәлки моны Мәскәүнең Татарстанга булган мөнәсәбәте дип тә әйтеп буладыр. Күп кенә уеннарны күрдем, әмма берсендә дә болай булганы юк иде. “Динамо” уенчылары кебек сакчылар белән килү дә булмады, Мәскәүдә уйнагандагы кебек шовинистик рухтагы көйләр кую да, башка ямьсез күренешләр дә булмады”, ди Радик Сабиров.

Җомга Мәскәүдә “Ак Барс” белән “Динамо” алтынчы уенын уйный. Татарстанлылар бу очрашуда җиңсә финалга чыгачак.
XS
SM
MD
LG