Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төньяк Кореяны ракета атмаска чакыра


Русия Төньяк Кореяны ракета сынавыннан баш тартырга чакырды. Пхеньян исә иярчен очыртырга җыенуы турында белдерә. Русия тышкы эшләр министры урынбасары Алексей Бородавкин бу киеренке вазгыятьне сөйләшүләр юлы белән чишергә чакырды.

Япония хәрби һава көчләренә, Төньяк Кореяның ракетаны очырту очрагында үз һава киңлегендә пәйда булгын һәр төрле әйбергә ут ачу фәрманы бирелгән.

Бүген Вашингтонда бу мәсьәлә турында АКШ дипломатлары аерым Япония һәм Көньяк Корея вәкилләре белән сөйләшә.
XS
SM
MD
LG