Accessibility links

Медведев: Чечнядә иминлек чикләүләре бетәчәк


Русия президенты Дмитрий Медведев, Чечнядә иминлек яхшыруы сәбәпле 10 ел элек кертелгән иминлек чикләүләрен бетерү мөмкин булачак, дип белдерде.

Чикләүләр 1999 елда Мәскәү Чечнягә чечен сугышчыларына каршы гаскәр керткәч билгеләнгән иде.

Чикләүләрне бетерү мөмкинлеген тикшерүне сорап Медведев Федераль Иминлек Хезмәтенә мөрәҗәгать итте.

"Иминлеккә куркыныч янаса көч идарәләре һәм ФСБ чикләүләрне кире кайтара ала," диде Медведев.
XS
SM
MD
LG