Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Европа көне" үтәчәк


28 март көнне Казанда "Европа көне" дип талаган чаралар үтәчәк.

"Европа көнен" Казанда уздыру аеруча әһәмиятле. Татарстан - төрле мәдәниятләрне берләштергән төбәк. Европа Берлегенә кергән 27 илнең сәнгате, телләре һәм мәдәнияте Казан халкы күңеленә хуш килер, дип ышанабыз," диде Европа комиссиясең Русиядәге вәкилчелеге башлыгы Марк Франко.

"Европа көне" "Корстон" кунакханәсендә иртәнге 9да тантана белән ачылачак. Көн кысаларында төрле темаларга фикер алышулар, түгәрәк өстәлләр, Европа киноларын күрсәтү, Европа илләре телләре белән танышу каралган.

Кичен "Арена" клубында Швеция кунагы Dana Bergquist исемле ди-дҗей халыкны Европа клубларында яңграган көйләргә биетәчәк.

Казанда "Европа көнен" Европа Комиссиясенең Русиядәге вәкилчелеге, Европа илләре илчелекләре, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан президенты каршындагы тышкы эшләр департаменты, Казан шәһәр хакимияте, Татмедиа агентлыгы һәм Казан Дәүләт Университеты оештыра.
XS
SM
MD
LG