Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38

Мәскәү һәм Грозныйдагы рәсмиләр Чечняда хәрби чараларны туктатырга вакыт дигән белдерүләр ясый. Бу төбәктә низагның бетүен аңлатамы?

10 елдан соң Русия Чечняда җиңү игълан итеп, аннан чыгып китәргә җыенамы? Хәрби чараларны тәмамларга вакыт җитүе турында Русия Думасы рәисе Борис Грызлов та белдерде. Аңа кадәр Чечня Президенты Рамзан Кадыров, Русия террорга каршы чараларын тәмамлау турында март ахырында игълан итәргә мөмкин, дип әйтте.

“Без террорчыларны һәм экстремистларны тулысынча җиңдек дип әйтеп була. Берничә бандид төркеме генә калды, алар күрше төбәкләрдә качып йөри, алар бернәрсә дә эшли алмый, аларның нигезләре калмады, чөнки без республиканы торгызабыз, бөтен чараларны күрәбез, халыкта аларны оныттылар һәм тиргиләр”, диде ул.

Әмма сәясәт белгечләре монда финанс сәбәпләр күрә. Финанс кризис вакытында сугыш алып бару кыйбатка төшә.

Мәскәү Карнеги үзәге белгече Алексей Малашенко: “Минемчә монда төп сәбәп - акчада. Болар барысы да очраклы түгел. Кризис, армияне реформалау турында сөйләшүләр һәм шундый экономия килеп чыга. Минемчә, моңа ниндидер объектив сәбәпләр бар, монда хәлләрнең ничек дәвам ителүен күзәтү кызык булачак”, ди ул.

Русия Президенты Дмитрий Медведев күптән түгел, Русия үзенең гаскәрләрен һәм атом көчләрен яңартачак һәм арттырачак, дип белдерде. Бу НАТОның киңәюенә илнең җавабы булачак.

2006 елда, хәзерге премьер-минстр Владимир Путин Чечняда террорга каршы чараларының бетүен игълан итте.

Чечняне торгызу эше экрен бара. Күптән түгел анда һава аланы ачылды, әмма ул әлегә халыкара очышларны кабул итә алмый.

Үткән атнада Кадыров Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашып иминлек һәм башка мәсьәләр турында сөйләште.

Хәзер Чечнядә Русиянең 50 мең кешелек гаскәре урнашкан. “Интерфакс” агентлыгы хәбәренә караганда аларның 20 меңе чыгарылырга мөмкин.

Әмма Мәскәүдә урнашкан "Анти-террор фонды" белгече Руслан Мартагов, гаскәрләрнең чыгарылуы Чечняда низагның бетүен аңлатмый әле, дип белдерә.

Чечня тормышын яктыртучы журналист Иван Сухов, анти-террорга каршы чараларның туктатылуы бик тә мөмкин, дип саный. Аның сүзләренчә, республикада тормыш әкренләп җайлана бара.

Әмма Чечнядагы бер сугышчы, радионың Төньяк-Кавказ редакциясенә биргән әңгәмәдә, Чечняда шаригать кануннарын урнаштырмыйча көрәшләрен туктатырга җыенмавы турында белдергән.








XS
SM
MD
LG