Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ-нең юбилей корылтае узды


Шимбә иртәнге сәгать унда “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтае ачылды. Милли җыенга барлыгы 290 делегат килде.

Җыен башында ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров корылтай делегатлары каршына тәбрик сүзе белән чыкты.

Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов исә, ТИҮ тарихы һәм милли хәрәкәтнең бүгенге хәле турында бәян итте.


Татарстан республикасының дәүләтчелеге һәм бүгенге сәяси вәзгыять турында галим Дамир Исхаков тәфсилләп сөйләсә, медицина университеты проректоры Ләйсән Мөхәррәмова милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне билгеләде.

Аннан соң чыгыш ясаган Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова милли хәрәкәт алдында торган бурычларны атады.

Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе Марс Шәмсетдинов милли хәрәкәт әгъзаларын яклау һәм аларның хезмәтен бәяләү турында әйтте.

Әйтергә кирәк, корылтайга кунаклар Башкортстан, Чувашстан, Мари иле, Удмуртия республикаларыннан, Мәскәүдән, Чиләбе өлкәсеннән, Татарстанның Чаллы, Алабуга, Чистай, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән килде.

Юбилей корылтаена билгеле җәмәгать эшлеклеләре Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Әнвәр Хәйри, Рабит Батулла, Зәки Зәйнуллин, Марсел Әхмәтҗанов һәм башкалар килгән иде.
XS
SM
MD
LG