Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан азатлыгын “Күк бүре” яклармы?


“Күк бүре” оешмасы декабрь аенда да пикет оештырган иде
“Күк бүре” оешмасы декабрь аенда да пикет оештырган иде
Башкортстандагы “Күк бүре” исемле башкорт иҗтимагый оешмасы шимбә көнне Уфа үзәгендә урам җыены оештырды. Бу пикет узган шимбәдә үк үтәргә тиеш иде. Әмма, Уфа шәһәре хакимияте рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул бу атнага кичектерелде. Пикет бу шимбәдә дә булмаска мөмкин иде.

Ни өчен дигәндә, җомга көнне “Күк бүре” оешмасы җитәкчеләре утырган эш урынына Дәүләтшин атлы бер ир-ат кереп, аларга Башкортстан прокуратурасына чакыру кәгазе тапшыра. Бу кәгазьне тапшырганлыкка “Күк бүре” оешмасы башлыклары имза салырга тиешле була.

Шулчак башкорт милли оешмасы әгъзалары Дәүләтшин атлы бу “кунак”тан аның кем булуын сорый. Курьер әфәнде теләр-теләмәс кенә үзенең хезмәт таныклыгын күрсәтә. Анда ФСБ капитаны дип язылган була. Иң кызыгы шунда – “Күк бүре” пикеты көндезге өчтә башланырга тиеш булса, аның җитәкчеләре прокуратурага шуңа 45 минут кала килергә тиеш, дип язылган була. Шулай итеп урам җыены күрәләтә өзелү куркынычы астында кала.

Шулай да пикет, алдан билгеләнгән вакытта – сәгать өчтә Уфадагы “Конгресс-холл” бинасы каршында, Салават Юлаев мәйданында башланып китте. “Күк бүре” вәкилләре прокуратурага баргандырмы-юкмы, ул хакта сөйләмәүне хуп күрделәр.

Урам җыенында, һәрвакыттагыча, “Күк бүре” оешмасы җитәкчеләре җыеп алып килгән яшь-җилкенчәк – Уфадагы югары уку йортлары талиплары иде. Җәмгысе 100гә дә тулмаган кызлар һәм егетләр бүре башы төшерелгән байраклар һәм өч шигарь тоткан. “Без үз җиребезгә үзебез хуҗа”, “Башкортстан президентын үзебез сайлыйбыз” һәм “Күк бүре – азатлык өчен” дип язылган иде яшьләр тотып килгән тасмаларда.

Урам җыенында катнашучылардан да бигрәк “монда нәрсә бара икән?” дип кызыксынып туктаучылар күбрәк иде. Шулай ук 30лап кеше милиция хезмәткәрләре булды. Ә инде гади киемдәге иминлек хезмәткәрләренең күпме икәнен әйтүе кыен. Алары да байтактыр дип уйларга нигезлек бар.

Пикет 45 минут чамасы барды. “Күк бүре” җитәкчеләреннән Тимур Мөхтәров белән Азат Сәлмәнов һәм тагын ике егет чыгыш ясады. Соңыннан Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать укып ишеттерелде һәм ул яшьләр тарафыннан бертавыштан кабул ителә дип белдерелде.

Ил президентына мөрәҗәгатьтә дә пикетта яңгыраган таләпләр язылган иде. Башкортстан халкы үз байлыкларына үзе хуҗа булырга тиеш, республика милкен Мәскәү олигархлары кулына бирмибез, республика президентын үзебез сайларга тиешбез, мәгарифтә милли-төбәк компоненты саклансын, федерализмнан башка юл юк кебек таләпләр куелган ул белдерүдә.

Пикет имин төстә үтте һәм билгеләнгән бер сәгать вакыттан да иртәрәк – 45 минут эчендә тәмамланып та куйды.

Башкортстанда узган елның язында гына оештырылган һәм “Күк бүре” исеме алган, әле аз билгеле булган шушы башкорт оешмасы былтыр май, сентярбь һәм декабрь айларында Уфада шундый пикетларны оештырган иде инде. Шулай ук бу оешма үзенең интернет сәхифәсендә бер ачык мөрәҗәгатен дә урнаштырды.

Ул мөрәҗәгатьне “Күк бүре” вәкилләре Россия хакимиятләренә, шулай ук Россия һәм чит илләр киң мәгълүмат чараларына юллаган иде. “Күк бүре” оешмасы үзенең шактый күләмле ул белдерүендә, гомумән алганда, Башкортстанга Русия эчендә күбрәк хокуклар булуын таләп итә. Башкорт халкы үз республикасында үз тормышын үзе җайларга хокуклы, үз телен үстерергә, үзенең матди байлыкларыннан үзенә күбрәк өлеш алырга хаклы, дигән таләпләр куелды ул белдерүдә. Әгәр башкорт халкының хокуклары киләчәктә дә кысылса, “Күк бүре” башкорт оешмасы республикадагы һәм Русиядәге башка иҗтимагый үзәкләр белән берлектә каршылык чараларын башлау белән кисәтте.

Ә яңарак “Күк бүре” оешмасы татарлар белән башкортларның дуслашуы кирәклеген белдереп тә, Мәскәүдәге Мөхәммәт Миначев җитәкләгән ”Ватан” халык-демократик фиркасе белән берлектә бер меморандум да кабул итте кабул итте.

Меморандумда, нигездә, татар белән башкортлар арасында, Татарстан белән Башкортстан арасында дуслыкны ныгыту мәсьәләсе чагылыш тапты. “Күк бүре” оешмасы җитәкчеләренең берсе Азат Сәлмәнов әйтүенчә, соңгы елларда Башкортстанда яшәүче татарлар белән башкортлар арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына республика җитәкчелеге һәм алар коткысына бирелгән башкорт галимнәре гаепле.

“Моны без меморандумда да чагылдырдык. Башкортлар арасында моны аңлаган аек акыллы кешеләр бар һәм без татар-башкорт татулыгы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез”, - ди Азат Сәлмәнов.

Әлеге меморандумга кул куйган оешмалар киләчәктә дә төрле митинглар, пикетлар оештырырга җыена. “Аларда илдә федерализмны үстерү һәм мәгарифтә милли-төбәк компонентын саклау кирәклеге дә, башка таләпләр дә белдереләчәк”, - ди Сәлмәнов.
XS
SM
MD
LG