Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда каршылык белдерүчеләр җыелды


Меңәрчә кеше фәкыйрьлек, эш урыннары һәм климатның үзгәрүенә багышланган каршылык чараларын үткәрер өчен Лондонда җыелды. Бу чара киләсә атнада узарга тиешле “20лек” саммиты алдыннан үткәрелә. Каршылык белдерүчеләр арасында сәүдә берлекләре, ярдәм агентлыклары, кайбер дин вәкилләре алга киткән шушы 20 ил җитәкчеләренә “Беренче урында кеше” дигән шигарь белән мөрәҗәгать итәргә җыена.

“20лек” саммиты 2нче апрель көнне үтәргә тиеш, анда игътибар үзәгендә дөнья күләм икътисади кризистан чыгу юллары булачак.
XS
SM
MD
LG