Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Татарстан һәм Европа Берлеге хезмәттәшлекне арттырмакчы


Татарстанда башланган Европа көннәре кысаларында Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Еврокомиссиянең Русиядәге вәкиле Марк Франко белән очрашты. Җыелышта ике арадагы мөмкин хезмәттәшлекнең юнәлешләре турында сөйләшү барды. Эшмәкәрлек, югары мәктәп, фән һәм мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек алып барырга мөмкин дип килешенде.

Еврокомиссия вәкиле Франко Татарстан югары уку йортлары белән алмашу программаларын активрак алып барырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, нано һәм биотехнологияләр өлкәсендә дә уртак тикшеренүләр алып бару файдалы булыр иде. Мәдәният һәм бигрәктә 2013 елгы Универсиада алдыннан спорт өлкәсендә халыкара дәрәҗәдә килешеп эшләү уңай нәтиҗәләр бирәчәк, диде Еврокомиссиянең Русиядәге вәкиле Марк Франко.

XS
SM
MD
LG