Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда "Җир сәгате" чарасы үтте


Шимбә кичен һәм якшәмбегә каршы төндә бөтен дөнья буйлап “Җир сәгате” чарасы үтте. Климатның җылынуына каршы көрәш чаралары кысаларында Яңа зиландиядән башлап, билгеле бер сәгатьтә дөньяның төрле илләрендә төп биналарны яктыртучы утлар сүндерелде. Пекиндагы стадион, Мысырдагы пирамидалар, Паржидагы Әйфел манарысын яктырткан лампалар сүнде. Мәскәүдә һәм Казанда да бер сәгать буе берничә зур бина яктыртылмыйча торды.
XS
SM
MD
LG