Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: төп карарларны президент кабул итә


Русия президенты Дмитрий Медведев Лондондагы "20лек" җыены алдыннан “BBC” каналына әңгәмә бирде һәм Русиядә кемнең идарә итүен дә аңлатты.

BBC каналы хәбәрчесе белән үткәрелгән әңгәмәдә Дмитрий Медведев Әфганстан, Гыйрак мәсьәләсе, Русия һәм Британия, АКШ белән мөнәсәбәтләр кебек мәсьәләләргә карашын белдерде.

Русия президенты, АКШ президенты белән беренче очрашу турында әйткәндә, кайбер мәсьәләргә безнең карашларыбыз туры килә, дип белдерде.
Медведев, Лондондагы "20лек" очрашуында кризиска каршы чараларны үзара килештереп кабул итәргә кирәклегенә басым ясады.

Русия президенты шулай ук, яңа резер валютаны булдыру турындагы фикерен дә кабатлады.

"Хәзерге валюта системасы сынауларны үтә алмады, әле ярый башка валюталар бар иде. Киләчәктә, дөнья валюта системасы берничә акча салынган кәрзингә таянырга тиеш, анда төбәк резерв валюталары да керергә тиеш," диде Русия җитәкчесе.

Медведев Британия һәм Русия мөнәсәбәтләренә дә кагылды. Русия җитәкчесе, Британ шурасы хокуки кыенлыкларын хәл иткәннән соң, Русиядәге эшен дәвам итәчәк, дип ышандырды. Ул Британия эшмәкәрләрен Русиягә килергә чакырды.

Бу сөйләшүдә Русия президентына "ЮКОС" ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковскийның мәхкамә эше турында да сорау бирелде. Медведев, аның кулында ярлыклау хокукы гына барлыгын әйтте. Ул, икенче мәхкамә эшенең тәмамлануын көтик, монда бер кем дә тыкшына алмый, дип җавап бирде.

Шул ук вакытта, Медведев Русиядә кайбер журналистларның үтерелүендә сәяси нигез барлыгын таныды. "Һәр очракта аерым тишкерү үткәрергә кирәк", диде ул.

“BBC” хәбәрчесе дөньядагы сәясәтчеләрне кызыксындыра торган сорауны да бирде. Ул: "Русиядә кем идарә итә, сез Путин беләнме, әллә ул сезнең беләнме?", дип сорады.

Медведев: "Мин дәүләт белән идарә итәм, мин дәүләт башлыгы, вазыйфаларның бүленеше шуңа нигезләнә. Путин әфәнде хөкүмәт башлыгы булып тора, бу бик катлаулы, бик авыр эш. Әмма дәүләт исеменнән төп карарларны президент кабул итә", - диде.
XS
SM
MD
LG