Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Пакстандагы полиция мәктәбе азат ителде


Пакстанда Лаһор шәһәрендәге полиция террорчылар кулга алган полиция мәктәбен азат итте. 11 курсант вафат, 90 якын кеше яраланган, дип хәбәр ителә. Хәрбиләр бинаны 8 сәгать буы комалышта тоткан. Полиция мәктәбенә һөҗүм иткән кешеләр арасыннан 6-сы кулга алынган, кимендә 8-зе үтерелгән. Әлегә бернинди террор төркеме дә бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.

XS
SM
MD
LG