Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгына багышланган юбилей корылтаенда милли хәрәкәт вәкилләре уртак фикергә килә алдымы? Алга таба хәрәкәт итү юллары билгеләндеме?

Корылтайның беренче өлешендә иҗтимагый үзәк рәисе Юныс Камалетдинов, галим Дамир Исхаков, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова чыгышларыннан соң чакырылган кунакларга, делегатларга сүз бирелде. Әмма тәнәфескә чыкканчы бер кызык бәхәс килеп чыкты.

Корылтай җәмәгатьчелеккә 1990-нчы еллардагы активлыкны кире кайтару, милли хәрәкәтнең дәрәҗәсен күтәрү максаты белән, ТИҮ оештыруда зур көч куйган шәхесләрне “Татарстан республикасы хезмәтләре өчен ордены” белән бүләкләү тәкъдиме белән чыкты. Марат Мөлеков (үлгәннән соң), Рафаил Хәкимов, Дамир Исхаков, Марс Шәмсетдинов, Фәрит Солтанов, Җәүдәт Сөләйманов, Фәүзия Бәйрәмова, Фоат Бәдретдинов, Рафаил Сальянов (үлгәннән соң), Алмаз Шәрипов, Рейн Ганиев (үлгәннән соң), Тәлгат Бариев, Рашат Сафин, Фәрит Уразаев, Рәшит Ягъфәров (үлгәннән соң), Юныс Камалетдинов Татарстан совет автономияле республикасының дәрәҗәсен күтәрүдә зур хезмәт куйганнары өчен бу бүләккә тәкъдим ителәсе иделәр. Әмма корылтай вәкилләре моңа кискен каршы чыкты.
Зәки Зәйнуллин


“Оялмыйсызмы сез мондый мәсьәләне тикшереп утырырга? Без милләт, дәүләт, бәйсезлек өчен көрәшәбез. Үзебез Мәскәүгә тәлинкә тоткан хөкүмәттән орденнар сорап утырабыз. Татарлармы сез, әллә юкмы?”, дип кычкырды Зәки Зәйнуллин. Күпләр аны хуплады. Шулай итеп, бүләккә берәү дә тәкъдим ителмәде.

70-80 яшьлекләр дилбегә тота аламы?

Корылтайга җыелучыларның күпчелек өлеше өлкән буын вәкилләре – милли хәрәкәткә 80 еллар азагында килеп кушылучылар иде. Моны Камал театры артисты Әзһәр Шакиров та әйтеп узды.

Әзһәр Шакиров
“Бу залда без түгел – яшьләр утырырга тиеш. 70-тән узган, 80-гә җиткән картлар дөньяны алып бара торган кешеләр түгел. Без ни өчен шулай түбән төштек? Беренчедән, ялагай, икенчедән алдакчы һәм дөресен әйтмәгәнгә. Милләтнең түбән дәрәҗәгә төшүен сез аңлаттыгыз. Ләкин шуны онытмыйк, заман, фикер үзгәрә", диде Әзһәр Шакиров.

Корылтайга өлкән буын вәкилләре генә килүенә шагыйрә Нәҗибә Сафина да борчылу белдерде.

“20 ел элек шушы йөзләрне күргән булсам, 20 елдан да шушы ук шәхесләрне күрәм. Милли хәрәкәтнең төп бәласы – биредә утыручы әби-бабайларның үзләренә шәкертләр әзерләмәвендә”, диде Нәҗибә Сафина.

Шагыйрә шулай ук татар матбугатының бүгенге торышын да уңай бәяләмәде.

“450 мең тираж белән чыга торган "Сөембикә" журналыбыз гына бар иде. Ә хәзер бөтен татар матбугаты 450 мең бармы? “Татмедиа” дигән оешма безнең бөтен татар матбугатын тотып буды”, диде ул.

Икътисадсыз бәйсез булып булмый

Корылтайда Компрессор заводының элекке җитәкчесе Әхмәт Галиев та сүз алды. Әхмәт Галиев 1989 елда беренче корлтайны уздырырга матди яктан зур ярдәм күрсәткән шәхес.

Егор Гайдар Русия хөкүмәте башлыгы булгач, бәяне арттырган өчен өстәмә салым кертте. Ул башта 21%, аннан 18%-гә калды, диде ул.

Сәетҗәгъфәр Лотфуллин, Юныс Камалетдинов, Дамир Исхаков
Аның сүзләренчә, әлеге салым авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне бетерү өчен эшләнә. Чит илләрдә мондый төр салым 9%-тан армый икән. Бары тик сәүдә өлкәсендә генә кулланыла. Чөнки әлеге салым әйләнештә булган акчаларны җыеп алып юк итә, ди Әхмәт Галиев.

Аның фикеренчә, әлеге салым 1990-1991 елларда бәяләрнең артуына, 1998 елда дефолтка китергән. "Шуңа күрә кризистан чыгуның беренче юлы – өстәмә салымны бетерү", диде Галиев.

Әхмәт Галиев җитәкче булып эшләгән чорда Татарстан Русиягә 50% керемен бирә торган була. Ләкин 1996 елда кире чигенү башлана. Хәзер табышның 85% Мәскәүгә китә, ди ул.

“Татарстан җитәкчеләре республика байлыгын татар халкы һәм монда яшәүче халык файдасына борып җибәрә алса, без кризистан гына чыгып калмаячабыз, татар халкын да саклап калуга ирешәчәкбез”, ди Әхмәт Галиев.

Чуашлар татарлар яклы

Юбилей корылтаена Идел-Уралда яшәүче башка халыкларның милли хәрәкәт вәкилләре дә килгән иде. Чуаш милли хәрәкәте вәкиле Николай Лукьянов үзенең чыгышына ТИҮ-нең беренче корылтае татар милли хәрәкәтен генә башлап җибәрмәде, башка халыкларга, шул исәптән чуашларга да нык тәэсир ясавын әйтеп узды.
Николай Лукьянов


“Беренче корылтайда “Безнең һәм сезнең бәйсезлек!” өчен дип әйтелгән өндәмәләр бүген дә үзенең әһәмиятен җуймаган. Без бүген шул өндәмә астында берләшергә тиеш. Безнең һәм сезнең бәйсезлек өчен бергәләшеп, кулга-кул тотышып эшләргә тиешбез. Барлык Идел-Урал халыклары, андагы республикалар бергә хәрәкәт иткәндә генә уңышка ирешә алачакбыз. Безнең халкыбыз, милли хәрәкәтебез һәрвакыт сезнең белән булыр, мин моңа вәгъдә бирәм”, диде Николай Лукьянов.

Учак янмаса да, көйри...


Милли хәрәкәт ветераны, Дәүләт шурасы, Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин ТИҮ корылтаен үткәрү – үзе зур уңыш, дип әйтә.

“Милли хәрәкәт учагыбызның янмаса да көйрәп торуы сөендерә. Корылтаебыз үзенең максатына иреште дип әйтә алабыз. Биредә без барыбыз да ветераннар. Корылтайга дүрт депутат: мин, Фәүзия Бәйрәмова, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев катнаша. Икебез әле үзенең эшчәнлеген дәүләт органнарында дәвам итә. Әгәр дә милләтне яклаучылар Дәүләт шурасында да калмаса, башка әллә нәрсәбез калмый дигән сүз”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, элек Дәүләт шурасында милли мәсьәләләрне яклап 125 депутатат тавыш бирә торган була.

“Без халыкның алдында булдык. Күтәрелгән халык безне үзенең алдына бастырып, менә шуңа ирешегез дип, безне этәреп барды. Без шуңа җиңдек”, дип әйтте Фәндәс Сафиуллин.

309 канун Русияне фашизмга илтә

Корылтай эше барышында милли төбәк компонентын бетерергә тырышу, ягъни ана теле дәресләрен тыю турында һәр чыгышта диярлек искәртелде. Фәндәс Сафиуллин белдерүенчә, татар теле дәресләрен кыскартырга омтылу латин әлифбасын тыйганда татар халкының каршылык күрсәтмәвеннән килеп чыкты.

“Латинны кертергә теләгәч, безгә Русияне таркатырга теләүчеләр дигән гаеп ташладылар. Без шуңа каршы көрәшмәдек. Мәскәү безне кысып булганны аңлады. Менә хәзер шуның әҗерен күрәбез. Ана телен өйрәнүне тыю, кызганычка каршы, Русиянең үзен фашизмга якынайта. Ул аны аңлый микән, әллә юк микән? Шуңа күрә без бөтен Русия халыклары белән бергә уянып, бу адымнарны туктатырга тиешбез. Шушы законны алып ташласак та, бәлки Русиядә фашизм куркынычы туктар. Татарлар Русияне фашизмнан коткаручы халык буларак килеп керсен иде”, диде Фәндәс Сафиуллин.

Яшә, бәйсез Татарстан!

Корылтайның төп документы итеп татар халкына мөрәҗәгать кабул ителде.

“1989-1994 елларда татар күтәрелеше суверенитет ниятенә таянды. Дәүләт белән милли хәрәкәт бергә эшләде. Шуңа күрә Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында декларация, аны яклап референдум үткәрелде, дәүләт конституциясе кабул ителде. Болар халыкта зур өметләр уятты. Әмма 1994-2009 елларда күп нәрсә үзгәрде, Мәскәүнең татарстанга басымы көчәйде. Татар халкына башка чигенер урын юк, юкса безне бетү көтә”, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
Кунаклар, делегатлар


ТИҮ корылтае беренчедән, 309 канунны бетерү, икенчедән, милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләүне туктату, Чаллы бүлеге җитәкчесе Рафис Кашаповның жинаять эшен ябу, өченчедән, БДИ бетерүне, дүртенчедән, өстәмә салым алуны гамәлдән чыгаруны, бишенчедән, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турындагы декларацияне гамәлгә ашыруны таләп итә. Читтә яшәүче милләттәшләребезне янәдән милли оешмаларга берләшергә чакыра.

Шулай ук Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың ике резолюциясе кабул ителде. Беренчесе – Милли мәҗлес вәкилләрен эзәрлекләүне, аларга карата ачылган мәхкәмә эшләрен туктатуны сорый. Икенчесе – төрмәләрдә утыручы мөселман егетләрен азат итүне таләп итә.

Шактый гауга белән барган корылтай эшеннән соң “Шәрык” клубы яшьләре милли хәрәкәт вәкилләренә концерт күрсәтте. Чыгышлар ясап яки тыңлап арган делегатлар “Туган тел” җырын тыңлап тынычланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG