Accessibility links

Ислам олимпиадасы: Татарстанмы, яисә Кавказмы?


Казанда Бөтенрусия ислам олимпиадасы башланды. Кавказ төбәкләреннән килгән шәкертләр ислам нигезләрен әйбәт белсә, казанлылар гарәп теленнән көчле.

Олимпиадага ислам уку йортлары булган Русиянең 14 төбәгеннән 33 шәкерт килгән. Аерым алганда, анда Кабарда-Балкар, Дагыстан, Нальчик, Махачкла, Башкортстан, Мәскәү, Ульян һәм башка өлкәләрдән килгән икешәр шәкерт шәригать (ислам дине нигезләре) һәм гарәп теленнән ике көн көч сынашачак.

Рәфыйкъ Мөхәммәтшин
“Чара инде икенче ел уздырыла. Белем дәрәҗәсен тикшереп карау белән беррәттән үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу да максат итеп куела. Шуңа остазларны да чакырдык”, ди Русия ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин.

Узган елгы олимпиададан күренгәнчә, Кавказ якларыннан килгәннәрнең дин нигезләре ягыннан белемнәре татарстанлылар белән чагыштырганда тирәнрәк икән. Моның сәбәбен Мөхәммәтшин советлар заманында да анда кечкенә авылларда традиция сакланып калуы белән бәйли.

“Татарлар арасында дин галиме дип әйтерлек беркем тә юк. Һәм бу күзлектән караганда, Кавказда дини белем бирү өчен җирлек зуррак. Узган елгы олимпиадада дин нигезләре өлкәсендә беренчелекне Махачкала студенты алды, ә гарәп теленнән безнекеләр яулады”, ди РИУ ректоры.

Олимпиадада инде икенче тапкыр катнашучы - Дагыстанның Махачкала шәһәреннән килгән Морат Гайдарбәков дәүләтнеке саналган дөньяви Теология һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының дини юнәлештәге бүлегендә укый икән.

“Узган елны бу олимпиададагы биремнәр гарәп илләрендәгеләргә тиң иде. Әле быел тагын да авыррак булачак икән ди 2008 елны 3 урынны яулаган Гайдарбәков.

Морат Гайдарбәков һәм Мөхәммәт Мөхәммәтов
Аның якташы Мөхәммәт Мөхәммәтов Казандагы шәкертләр белән аралашканнан соң, мондагы егетләр гарәп телен яхшырак белә дигән фикергә килгән.

“Бездә чит илләргә чыгу каралмаган, шуңа бу өлкә аксый төшә”, ди Мөхәммәтов.

Кабарда-Балкар республикасының Нальчик шәһәрендәге Әбү Хәнифиә университеты быел олимпиадада беренче тапкыр катнаша.

“Узган елгы биремнәрне караган идем бик авыр тоелды. Казандагы Русия Ислам университетының уку программасына тулысы белән безнекенә туры килә икән”, диде Нальчиктан килгән Шидавзалим.

Ә Русиядә Ислам үзәге булырга хыялланган Чечняның Грозный шәһәрендә быел Ислам университеты ачылырга тиеш.

“Алар инде безнең уку йорты тәҗрибәсен өйрәнеп китте. Уку процессы ягыннан да алга китергә җыенганнары күренә”, ди Рәфыйкъ Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG